ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов белән Халит Эрен ислам мәгарифе мәсьәләләре буенча фикер алышты

6 октябрь 2018, 16:44 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов белән Халит Эрен ислам мәгарифе мәсьәләләре буенча фикер алышты Халит Эрен Кол Шәриф мәчетендә Ислам мәдәнияте музеенда “ИРСИКА халыкара конкурсы җиңүчеләре” күргәзмәсе ачылышында катнашты.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен белән очрашты. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с генеральным директором Международного центра по изучению исламской истории, искусства и культуры ИРСИКА,доктором Халитом Эреном (Турецкая Республика)

Очрашуда Татарстан белән ИРСИКА үзәгенең ислам мәгарифен үстерү, тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау һәм “Россия – Ислам дөньясы” Стратегик күзаллау төркеме кысаларында хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с генеральным директором Международного центра по изучению исламской истории, искусства и культуры ИРСИКА,доктором Халитом Эреном (Турецкая Республика)

Халит Эрен Татарстанга эш сәфәре кысаларында Болгар тарих-археология комплексында булды һәм Кол Шәриф мәчетендә Ислам мәдәнияте музеенда “ИРСИКА халыкара конкурсы җиңүчеләре” күргәзмәсе ачылышында катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10