ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда шикәр чөгендере алу буенча лидер районнар билгеле

6 октябрь 2018, 14:52 , Фото: buinsk-tat.ru

Татарстанда шикәр чөгендере алу буенча лидер районнар билгеле Бүгенгә 1,4 млн тонна чөгендер алынган, Зәй, Сарман һәм Мөслим районнары лидерлар рәтендә.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенгә Татарстанда шикәр чөгендеренең 60 процент мәйданыннан уңыш җыеп алынган. Бу турыда Татарстан вице-премьеры – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барлык районнар белән видеконференцэлемтә режимында узды. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенгә 1,4 млн тонна чөгендер алынган. Зәй, Сарман һәм Мөслим районнары лидерлар рәтендә, диде докладчы.

Көнбагыш җыяр вакыт та җитте, республика кырларында бу культура 124 мең гектарга утыртылган, шуның 10,5 мең гектарыннан уңыш җыелган, дип билгеләп үтте М.Әхмәтов.

Туфракны җәйге-көзге эшкәртү эшләре 1,65 млн гектарда башкарылган – бу гомуми күләмнең 84 проценты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10