ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 73 процентка үтәлгән

6 октябрь 2018, 14:00 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 73 процентка үтәлгән Бүгенге көндә 986 йортка ремонт кирәк, дип билгеләп үтте Алексей Фролов.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 5 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 73 процентка үтәлгән. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республикакүләм киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барлык районнар белән видеконференцэлемтә режимында узды. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

А.Фролов сүзләренчә, бүгенге көндә ремонтка ихтыяҗ кичергән объектлар исемлегенә 986 йорт кергән. Хәзер 94 балалар бакчасының 23ендә ремонт бара.

Бүген 12 мәдәният объектында капиталь ремонт эшләре бара, 30 объектта эшләр төгәлләнгән, диде докладчы.

Якын арада Татарстанның 13 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм 3 яшьләр үзәгендә ремонт беткән, диде А.Фролов.

Быел Татарстанда 114 амбулатория-поликлиника учреждениесендә капиталь ремонт эшенә тотынганнар. Бүгенгә 21 объект тапшырылган, 89 поликлиникада эш дәвам итә, диде министр урынбасары.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10