ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда Татарстан автомобиль спорты федерациясе Кубогына картинг ярышлары башланды

6 октябрь 2018, 11:44 , Фото: Динә Йосыпова

Казанда Татарстан автомобиль спорты федерациясе Кубогына картинг ярышлары башланды Ярышларны тантаналы рәвештә автомобиль спорты федерациясе җаваплы сәркатибе Радик Рамазанов ачты.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Казанда Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе Кубогына картинг ярышлары башланды. Ярышларны тантаналы рәвештә ТР автомобиль спорты федерациясе җаваплы сәркатибе Радик Рамазанов ачты.

  • Бүген "Форсаж" картинг үзәгендә Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе Кубогына картинг ярышлары уза. Ярышларда 200дән артык картинг белән шөгыльләнүче яшүсмер катнаша.

Бүгенге картинг буенча ярышлар Татарстан автомобиль спорты федерациясе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Кубокларына уза.

"Картинг хәрәкәте бүгенге көндә актив темплар белән алга бара һәм ел саен әлеге ярышлардагы катнашучылар саны моны дәлилли. Татарстан Республикасының бөтен спортчылары исеменнән ярышларда уңышлар, барыгызга да җиңүләр һәм гадел ярышулар телим", - диде Радик Рамазанов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10