ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

К.Исхаков: Сергей Кириенко Болгар академиясе попечительлек советын җитәкләр дип ышанам

6 октябрь 2018, 13:19 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов, Рамиль Гали

К.Исхаков: Сергей Кириенко Болгар академиясе попечительлек советын җитәкләр дип ышанам Камил Исхаков сөйләвенчә, Россия Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Болгар ислам академиясе эшен югары бәяләде.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Россия Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Болгар ислам академиясе попечительлек советын җитәкләргә мөмкин. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда академия президенты Камил Исхаков сөйләде.

Күптән түгел С.Кириенконың уку йортына сәфәре зур вакыйга булды. Федераль кунак Болгарга урындагы эшләр белән танышырга һәм академиянең попечительлек советы булдырырга килгән, - диде агентлык әңгәмәдәше.

“Барысы да кирәкле документлар әзерләп бетерүдән тора. Ул совет рәисе булырга уйлый. Ул карар кабул итәчәк, совет оештырачак һәм аны җитәкләячәк”, - дип аңлатты Исхаков.

“Сергей Кириенко биредә падагоглар өчен шартлар булуын күрде. Дәресләрдә булды һәм югары бәя бирде. Кириенко күтәренке рух белән китте һәм бездә дәүләткә кирәкле итеп эш эшләп булуын аңлады”, - диде Камил Исхаков.

Интервьюның тулы варианты sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында карарга мөмкин булачак.

Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18:30 сәгатьтә карый алачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10