ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда җиңел машина белән “КАМАЗ” бәрелешкән

6 октябрь 2018, 10:53 , Фото: скриншот из видео

Татарстанда җиңел машина белән “КАМАЗ” бәрелешкән Мәскәү-Уфа юлының 918нче чакрымында булган юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе урында ук үлгән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда җиңел машина йөртүчесе “КАМАЗ” белән маңгайга-маңгай бәрелешү аркасында һәлак булган. Бу турыда “Татар-информ”га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте кичә 16.20 сәгатьтә Мәскәү-Уфа юлының 918 чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Тайота” автомобилен йөртүче 31 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан һәм “КАМАЗ” белән маңгайга маңгай бәрелешкән.

Җиңел машина йөртүчесе алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10