ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Әлмәттә “Өченче яшь” университеты бушлай дәресләр бирә

6 октябрь 2018, 08:00 , Фото: almet-rt.ru/

Әлмәттә “Өченче яшь” университеты бушлай дәресләр бирә Яңа факультет өлкәннәрне музыка серләре белән таныштырачак, теләкләре булганнар уен коралларында да уйнарга өйрәнә ала.

(Әлмәт, 6 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген музыка көллиятендә “Өченче яшь” университеты яңа уку елын тантаналы шартларда башлап җибәрде, дип яза җирле басма.

Өлкәннәрнең музыка көллиятенә чакырылуы юкка түгел. Быел гадәти булмаган университет яңа факультетлар да ачкан. Шуның берсе музыка белән бәйле. Әлеге факультет өлкәннәрне музыка серләре белән таныштырачак, теләкләре булганнар уен коралларында да уйнарга өйрәнә ала. Шулай ук инглиз телен өйрәнергә дә мөмкин булачак. Тагын башка факультетлар да эшли.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе начальнигы Фая Якупова өлкәннәрне университет яңалыклары белән таныштырдылар. Дәресләр бушлай. Теләгәннәр берничә факультетта укый ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10