ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан ЮХИДИ җәмәгать транспорты пассажирлары имгәнгән һәлакәт шаһитларын эзли

6 октябрь 2018, 09:25

Восход урамында автобус пассажиры егылган һәм имгәнгән, ә Академик Арбузов урамында трамвайда хатын-кыз кулын сындырган.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Казан ЮХИДИ җәмәгать транспорты пассажирлары имгәнгән ике юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Бу турыда шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Шулай итеп, кичә иртән Академик Арбузов урамында трамвайда 58 яшьлек хатын-кыз егылган һәм кулын сындырган. Транспорт чарасын йөртүче һәлакәт урыныннан киткән.

Шул ук көнне кич Восход урамында 7 нче йорт каршында автобус салонында 57 яшьлек пассажир хатын-кыз егылган. Йөртүче һәлакәт урыныннан киткән, ә хатын-кызның кулы һәм күкрәк читлеге имгәнгән.

Казан Дәүләт автоинспекциясе бу юл-транспорт һәлакәтләре шаһитларыннан (843) 533-38-19 яки 533-38-48 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10