ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Антон Силуанов инвесторларга каралган өстенлекле салым режимы шартларын аңлатты

5 октябрь 2018, 22:13

РФ финанс министры Казан Кремлендә капитал кертемнәрне саклау турындагы закон проектына кагылышлы киңәшмә уздырды.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яңа инвестицион проектлар тәкъдим иткән инвесторларга өстенлекләр биреләчәк. РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары - финанс министры Антон Силуанов Казан Кремлендә журналистларга шул хакта әйтте.

РФ Финанс министрлыгы "Россия Федерациясендә капитал кертемнәрне саклау һәм хуплау, аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проектын тәкъдим итә. Шул уңайдан, Казан Кремлендә киңәшмә үтте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Закон проекты турында гына фикер алышып калмадык, субъектларда инвестицион активлыкны күтәрү эше турында сөйләштек. Планнар әзерләнгән. Алар якын арада кабул ителәчәк. Аларны төбәкләрдә ничек гамәлгә ашыру мәсьәләсе тора. Закон проекты берничә чараны күз алдында тота. Бу - кызыклы эш. Яңа инвестицион проектлар буенча өстенлекләр бирү турында сүз бара. Ягъни, инфраструктура өчен тотылган чыгымнар булачак салым хисабына компенсацияләнәчәк. Бер яктан, бу кирәкле чара. Икенче яктан, тотрыклы салым режимнары бирү турында әйтәбез. Әгәр инвестор билгеле бер күләмдә акча кертә икән, дәүләт, төбәкләр салым шартларының тотрыклыгын гарантияли. Проектлар өчен каралган бизнес-планнарның төгәл үтәлеше бизнеска гарантия бирә. Без эшмәкәрләргә уңайлы эш мохите булдыру турында сөйләштек, төрле төбәкләрдәге тәҗрибәләрне уртаклаштык. Башка төбәкләрнең губернаторлары Татарстан тәҗрибәсе турында бик теләп тыңладылар”, - дип билгеләп узды Антон Силуанов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10