ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Россия Финанс министрлыгы керткән закон проектына карата фикерен әйтте

5 октябрь 2018, 21:32 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Россия Финанс министрлыгы керткән закон проектына карата фикерен әйтте Татарстан инвесторлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 4 трлн сумлык проектлар тәкъдим итәргә әзер.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифулина). Татарстан инвесторлары, капиталь кертемнәрне саклау һәм хуплау турында килешүләр төзү өчен, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә 4 трлн сумлык проектлар тәкъдим итәргә әзер. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә журналистларга РФ Финанслар министрлыгы закон проектына карата бәяләмәсен җиткерде.

Биредә инвесторлар өчен төрле өстенлекләрне күздә тоткан закон проекты инициативасы турында сөйләшү булды.

“Төрле инвестицион проектларга ярдәм итү юнәлешендә күптән эшлибез. Җитди норматив документ әзерләнгән. Билгеле бер күләмдә финанслау булганда, дәүләт үзгәрешсез салым тарифларын гарантияли. Субсидияләр алу, салым түләү хисабына инфраструктура чыгымнарын компенсацияләү мөмкинлеге бар. Бүген безнең белән булган коллагалар-губернаторлар да, барыбыз да, тулаем алганда, бу икътисад үсешенә, яңа эш урыннары булдыруга этәргеч бирү өчен яхшы мөмкинлек, дип саныйбыз”, - диде Татарстан Президенты. Бу проектлар импортны алмаштыруга, экспортка юнәлеш тоткан булырга тиешлеген әйтте.

“Безнең 2024-2030 елга кадәр 4 трлн сумнан артык суммага проектлар җыелган. Бу амбициоз планнар. Бу нефть эшкәртүне үстерү, яңа этилен комплексы төзү, газ эшкәртүне киңәйтү, машина төзү юнәлеше белән бәйле. Агросәнәгать комплексындагы проектлар турында фикер алыштык. Без күргән закон проекты документы инвесторлар җәлеп итү өчен яхшы корал булачак. Якын арада норматив документлар кабул итүгә таба хәрәкәт булыр, дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

  • Киңәшмәдә Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Мәскәү мэры урынбасары Владимир Ефимов һәм башкалар катнашты. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10