ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният, Татар дөньясы

Мәскәүдә татар-башкорт этно-фолк төркеме бер еллыгын бәйрәм итә

5 октябрь 2018, 20:30 , Фото: Николай Кондаков

Мәскәүдә татар-башкорт этно-фолк төркеме бер еллыгын бәйрәм итә 27 октябрьдә Мәскәү Татар милли-мәдәни үзәгендә SafrAmanat этно-фольк төркеменең концерты узачак.

(Мәскәү, 5 октябрь, "Татар-информ", Римма Гомәрова). Мәскәүдә татар-башкорт этно-фолк төркеме оешканга 1 ел тулды. Шул уңайдан, музыкантлар татар һәм башкорт халык көйләре, шулай ук танылган татар-башкорт композиторларының әсәрләреннән торган концерт күрсәтәчәк.

  • SafrAmanat коллективының иҗат юлы 2017 елның октябрендә башлана. Төркемнең туган көне дип халыкара яшьләр конкурсы — халык иҗаты фестивалендә беренче дәрәҗә лауреат исеме яулаган көн санала. Башкорт һәм татар көйләренә мәхәббәт ике милләт музыкантларын — ике мөстәкыйль төркемне берләштерә — шул көннән башлап Safra һәм Аманат төркемнәре уртак исем астында эшли башлый.

SafrAmanat иҗаты башкорт һәм татар халык көйләренә, җырларына, милли уен коралларына, милли киемнәргә багышлана. Оештыручылары — татар кызы Индира Сәгъдиева һәм башкорт егете Ринат Хәбиров.

Кыска гына вакыт эчендә коллектив инде берничә халыкара конкурс һәм фестивальнең лауреаты, диплом иясе булырга өлгерде. Музыкантлар "ТургенеVMusicWorldFest", "Яшә, чишмә" халыклар фестивале, халыкара "Шәрык кояшы" музыкаль фестивале лауреатлары, "Йолдызлар яңгыры" татар-башкорт яшьләренең ачык һава фестивале катнашучылары, башкаладагы Сабан туе сәхнәләренең кунаклары булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10