ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда Татарстан Президенты Кубогына самбо буенча халыкара турнир башланды

5 октябрь 2018, 19:49 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда Татарстан Президенты Кубогына самбо буенча халыкара турнир башланды Хәрби һәм спорт самбосы буенча ярышларда 25 илдән килгән иң яхшы көрәшчеләр катнаша.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Бүген Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда Татарстан Президенты Кубогына самбо буенча икенче халыкара турнир башланды. 5-7 октябрьдә Татарстан башкаласы дөньякүләм самбо башкаласы булачак.

25 илдән 20 иң яхшы көрәшче Татарстан Президенты Кубогы өчен көрәшәчәк. Спорт һәм хәрби самбо буенча көрәш 27 авырлык категориясе буенча өч мәйданчыкта башланды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев республика җитәкчелеге исеменнән ярышта катнашучыларга мөрәҗәгать итте. “Татарстан Республикасы Хөкүмәте исменнән ярышларда катнашучы барлык спортчыларны котлыйм. Бу турнир безнең өчен мөһим. Казанда самбоны беләләр һәм яраталар. Татарстанда яшәүче 3500 кеше спортның бу төре белән шөгыльләнә. Бу турнирны оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерәм”, - диде ул.

Ачылыш тантанасын Россия Куркынычсызлык советы секретаре урынбасары Рәшит Нургалиев дәвам итте. “Самбо – бөтен дөнья мирасы. Турнирда катнашучыларга җиңү һәм гадел хөкем телим”, - диде ул.

Европа һәм Бөтенроссия самбо федерациясе президенты Сергей Елисеев Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән Президент Рөстәм Миңнехановка республикада бу төр көрәшне үстерүгә һәм популярлаштыруга зур игътибар бирелүе өчен рәхмәт әйтте. “Быел бу спорт төренә 80 ел булды. Бүген “Мәктәпкә самбо” федераль проекты кысаларында Казанда 131 нче мәктәптә зал ачтык. Бу проект укучыларны самбо нигезләрен өйрәнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Проект Россиядә генә түгел, тиздән чит илдә дә эшли башлар дип өметләнәбез”, - диде ул.

  • Татарстанның самбо мәктәпләреннән Россия җыелма командасы составында 19 спортчы катнаша. Аларның тугызы хәрби самбо дисциплинасында катнаша. Спорт самбосы буенча 6 көрәшче ир-атлар җыелма командасына һәм дүртесе хатын-кызлар командасына керә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10