ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ирада Әюпова “Анна Каренина” иммерсив спектаклен премьерадан соң караячак

5 октябрь 2018, 12:49 , Фото: Рамиль Гали

Ирада Әюпова “Анна Каренина” иммерсив спектаклен премьерадан соң караячак Министр тыгыз эш графигы аркасында спектакль премьерасына эләгә алмый, ләкин спектакльне икенче тапкыр күрсәткәндә карарга ниятли.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Динара Прокопьева). Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова “Анна Каренина” иммерсив спектакль-сәяхәтенә премьера узганнан соң барарчак. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Министр сүзләренчә, ул спектакльнең репетицияләрен күрмәгән. Һәм эш сәфәренә китү сәбәпле, спектакльнең премьера куелышын карый алмаячак. Соңрак спектакль 8, 9, 13 һәм 14 ноябрь көннәрендә кабатлап күрсәтеләчәк.

“Мөгаен, икенче блокта карармын. Миңа спектакльләрне премьера көннәреннән соң карау ошый. Чөнки премьерада җаваплылык (дулкынлану), ничек кабул ителер дигән уй эмоциональ яктан артистларны берникадәр “сындыра”. Икенче, өченче, бишенче куелышта спектакль тагын да ныграк ачыла”, - диде Ирада Әюпова. 

  • Лев Толстойның “Анна Каренина” романы буенча иммерсив спектакль-сәяхәтнең дөньякүләм премьерасы 3-5 ноябрь көннәрендә Демидов йортында (элекке ЗАГС бинасы) булачак. Спектакльне куючы - Диана Сәфәрова. Ул театр режиссеры, ГИТИСны тәмамлаган. “Тере шәһәр” заманча сәнгатькә ярдәм фондына нигез салучыларның берсе.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10