ҺАВА ТОРЫШЫ -19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә элекке башкаласы Ханкирмәнгә багышланган күргәзмә ачыла

5 октябрь 2018, 13:48

Күргәзмә 2018 елның 30 декабренә кадәр эшләячәк.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). 5 октябрьдә Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә “Ханкирмән: дәвамлы тарих” дип аталган күргәзмә ачылачак. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайты хәбәр итә. 

Күргәзмәне Касыйм шәһәре тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы һәм Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Оештыручылар белдергәнчә, “Ханкирмән: дәвамлы тарих” яңартылган күргәзмәсе Касыйм татар ханлыгының элеккеге башкаласы тарихына багышланган. Элек “хан шәһәрен” Ханкирмән дип, йөрткәннәр.

Күргәзмә Касыйм шәһәрендә һәм Касыйм уездында яшәгән татарлар турында, аларның традицион киемнәрен һәм һөнәрләрен тасвирлый. Төбәк һәм шәһәре үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында мәгълүмат бирә.

Узган ел ахырында Хан мәчете бинасында озак еллардан соң беренче мәртәбә күргәзмә ачылды. Экспозиция Касыйм татарларының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышланган. Ул вакытта тематик экспозиция үзәк Россиядәге иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсендә музей оештыру өчен беренче адым булды.

Күргәзмә 2018 елның 30 декабренә кадәр эшләячәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10