ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Түбән Кама “Ак калфак” оешмасы үз ансамблен оештыра

5 октябрь 2018, 09:16 , Фото: tatar-congress.org

Түбән Кама “Ак калфак” оешмасы үз ансамблен оештыра Кызлар һәм ханымнар Халыклар дуслыгы йортында беренче репетицияләрен ясаган.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама “Ак калфак” оешмасы ансамбль оештыра. Студент кызлар һәм төрле тармакта эшләүче ханымнар Халыклар дуслыгы йортында беренче репетицияләрен ясаган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Ибраһимова беренче дәрестә үк “Ай, былбылым” мисалында ике тавышка җырлау мөмкинлеген тикшерде. Шунда ук репертуар каралды һәм җыелу көннәре килешенде. Сәхнә киемен сайлауны да озакка сузмаска булдылар. Бу теманы “Ак калфак”ның яңа җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина татар конгрессы кабинетында җыелышта дәвам итәргә чакырды, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10