ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Актанышта мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

5 октябрь 2018, 00:00 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актанышта мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр Чара барышында “Ел укытучысы -2018” җиңүчеләре дә, мәктәп директорларының уку-укыту буенча урынбасарлары да сәхнәгә күтәрелде.

(Актаныш, 5 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Район башлыгы Энгель Фәттахов белән беррәттән Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина әлеге хезмәт ияләренә тәбрикләү сүзләрен ирештерде, дип яза җирле басма.

Тантаналы чарада хезмәтләре нәтиҗәсендә югары дәрәҗәгә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназиянең химия укытучысы Р.И.Гариповага һәм Актанышның икенче санлы мәктәбендә рус телен укытучы Р.З. Колыевага “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән дәрәҗәле исем бирелде. Икенче санлы мәктәп укытучысы Г.З. Кәшфиева РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына ия булды. Шулай ук бер төркем мәгариф хезмәткәре Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттаховның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Чара барышында “Ел укытучысы -2018” җиңүчеләре дә, мәктәп директорларының уку-укыту буенча урынбасарлары да сәхнәгә күтәрелде.

Укытучылар көне Актанышта зур оешканлык белән үтте. Район башлыгы мәгариф хезмәткәрләренә үзгә бүләк тә әзерләгән иде. Алар хозурына Г.Камал театры артистлары тамаша тәкъдим итте, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10