ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәт егете “Татарстанның бадминтон өметләре” турнирында икенче урынны алды

5 октябрь 2018, 07:00 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Әлмәт егете “Татарстанның бадминтон өметләре” турнирында икенче урынны алды Чарага Татарстан республикасының 25 районыннан 260 кеше килгән.

(Әлмәт, 5 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең “Девон” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бадминтон буенча мастер-класс оештырылды. Дмитрий Гобәйдуллин көчле бадминтончылар белән үрнәк уен күрсәтте, дип яза җирле басма.

 

29-30 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә 3 этаптан торган “Татарстанның бадминтон өметләре“ яшүсмерләр турниры узды. Чарага Татарстан республикасының 25 районыннан 260 кеше килгән. Әлмәттән 13 кеше катнашты.

Ир-егетләр арасындагы парлы разрядта Рамазан Кәримов 2 урын яулады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10