ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәт яшьләре «Форпост» республика үзәгенең XVIII спартакиадасыннан җиңү белән кайтты

4 октябрь 2018, 22:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәт яшьләре «Форпост» республика үзәгенең XVIII спартакиадасыннан җиңү белән кайтты 6 кешедән торган команда яшьләре Әлмәт торба заводында хезмәт куя.

(Әлмәт, 4 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәрендә һәм предприятиеләрдә спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган шартлар нәтиҗәләрен бирә. Әлмәт яшьләре «Форпост» республика үзәгенең XVIII спартакиадасыннан җиңү белән кайтты, дип яза җирле басма.

6 кешедән торган команда яшьләре Әлмәт торба заводында хезмәт куя. Нәкъ менә алар эшче яшьләр арасындагы кискен көрәштә Әлмәткә җиңү бүләк итә.

– Безнең барыбыз да спорт белән шөгыльләнә. Футбол да уйныйбыз. Спартакиадага барганда бары тик футбол уенында җиңүне бурыч итеп куйган идек. Көндәшләрнең көчле булуын күрү җиңүгә омтылышны тагын да арттырды, – диде алар.

Әлмәтлеләр беренче көнне үк физик яктан чыныккан, нык ихтыяр көчле булуларын күрсәтә. Спортның 7 төрендә дә торба заводы яшьләре җиңү яулый. Калганнарында исә икенче урын алалар. Мария Закирова һәркемне сокландыра. Ул Калашников автоматын 32 секундта сүтеп җыя һәм шушы вакыт эчендә бу хакта доклад бирергә дә өлгерә. Спартакиадада иң яхшы нәтиҗә шул була.

– Мин политехникумда укыганда беренче курста хәрби әзерлек дәресләренә йөргән идем. Автомат белән шунда таныштым, атарга да өйрәндем. Күнекмәләр онытылган кебек иде. Ике елда ике тапкыр автомат сүтеп җыйдым, – диде Мария.

Командада ике кыз, дүрт егет. Кызлар футбол, волейбол да уйный, җиңел атлетикада катнаша. Ату буенча да безнең яшьләргә тиң булмый. «Форпост» оператив отрядының беренче командиры булган Андрей Пудов исемендәге кубок Әлмәткә кайта. Гомумкоманда зачетында алган беренче урын өчен дә торба заводы яшьләре Риф Муратов исемендәге кубокка ия була. Әлеге спартакиадада узган ел да Әлмәт данын завод яшьләре яклый һәм ул чакта икенче урын белән кайта.

Яшьләрне җиңүләре белән Әлмәт торба заводының идарә итүче директоры Александр Токарев та тәбрик итте, аларга рәхмәтен җиткерде. Билгеләп үтелгәнчә, предприятиенең территория эчендә үзенең дә спорт залы бар. Эшләүчеләр ел дәвамында спортның 24 төре белән шөгыльләнә, цехлар арасында ярышлар оештырыла. Шулай ук шәһәрдәге башка спорт корылмаларын арендага алып торалар. Төрле ярышларда катнашучыларга кызыксындыру чаралары да каралган. «Форпост» яшьләрнең хокук тәртибе саклау хәрәкәте үзәге директоры Фәнис Киреев әйтүенчә, торба заводындагы кебек «Форпост» отрядлары һәрбер предприятиедә дә юк. Әлмәттә мәктәпләр, ссуз һәм вузлар, предприятиеләр буенча барлыгы 88 отряд санала. Быел Татарстанда әлеге хәрәкәт төзелгәнгә 20 ел, киләсе елда Әлмәт шәһәре «Форпост»ына да шуның кадәр була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10