ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанда грант откан укытучыларның I форумы узды

4 октябрь 2018, 21:18 , Фото: mon.tatarstan.ru

Казанда грант откан укытучыларның I форумы узды Форумда грант ияләре “укытучы-эксперт”, “укытучы-остаз”, “укытучы-мастер”, “өлкән укытучы” номинацияләре буенча фикер алышу мәйданчыкларында эшләде.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасында грант откан укытучыларның “Заман укытучысы: һөнәри үсеш һәм карьера” дип аталган I форумы булды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форумда 2018 елда грант алган укытучылар (708 кеше), район мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыкларының укыту-методика эше буенча урынбасарлары (49 кеше), Татарстан профсоюз вәкилләре катнашты.

Форумның беренче өлешендә грант ияләре “укытучы-эксперт”, “укытучы-остаз”, “укытучы-мастер”, “өлкән укытучы” номинацияләре буенча фикер алышу мәйданчыкларында эшләде. Форумның икенче өлеше Татарстан Фәннәр академиясендә узды. Анда пленар утырыш булды.

Форум эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, министрның беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгариф буенча комиссия рәисе Римма Гыйлмиева, Россия халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең Татарстандагы профсоюз оешмасы рәисе Юрий Прохоров, Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Мәкъзүм Сәлахов, “Просвещение” компанияләре группасының проект эшчәнлеге буенча Вице-президенты Надежда Колесникова һәм башка рәсми затлар катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10