ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда федераль проектка кертелгән "Промипотека" программасы гамәлгә ашырылачак

4 октябрь 2018, 18:00 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстанда федераль проектка кертелгән Бу - федераль үзәктә кызыксыну уяткан җитди проект, дип белдерде Олег Пелевин.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда федераль проектка кертелгән «Промипотека» программасы гамәлгә ашырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин әйтте.

Аның әйтүенчә, программа икътисади үсешкә өстәмә стимул булачак. Олег Пелевин «промипотека» буенча Икътисад министрлыгы беренче тапкыр 2017 ел нәтиҗәләре буенча коллегиядә әйткәнен искәртте. «Ярты елдан бу инициатива турында Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгында сөйлиләр һәм аны илкүләм проектка кертәләр», - диде ул журналистларга.

  • Проимпотека ул – сәнәгать парклары резидентлары өчен корпуслар төзелеше.

«Бу - федераль үзәктә кызыксыну уяткан җитди проект. Бу тәҗрибә ил буенча тулаем таралыш алыр, дип күзаллыйбыз», - дип белдерде Олег Пелевин, әмма проектның төгәл кайчан старт алачагын әйтмәде. «Хәзерге вакытта финанслау күләмнәре тәгаенләнә, шул исәптән, федераль бюджет акчалары хисабына. Хәзерге вакытта илкүләм проектларның паспортлары эшләнгән. Һәр федераль проектка, программаларга төгәллек кертелә. Моны исәпкә алып, республика бюджетыннан аерым финанслау да кирәк булачак», - дип белдерде министр урынбасары.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10