ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

“Татар-информ”да Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе ачылу турында сөйләшәчәкләр

4 октябрь 2018, 18:19

“Татар-информ”да Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе ачылу турында сөйләшәчәкләр Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 5 октябрьдә, 10:00 сәгатьтә “Татар-информ”да Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе ачылуга багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры урынбасары Рамил Мирзаһитов, Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10