ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү быел шушы вакытка 1,9 процентка арткан

4 октябрь 2018, 17:38 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү быел шушы вакытка 1,9 процентка арткан Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 263,3 млрд сум күләмендә.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 263,3 млрд сум күләмендә бәяләнә. Алдагы ел белән чагыштырганда, үсеш 1,9 процент тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында билгеле булды.

Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин сүзләренчә, 2019-2021 елларда авыл хуҗалыгы продукциясенең еллык үсеш темплары 1,9 процент дәрәҗәсендә.

Ул республика агросәнәгать комплексында әһәмиятле инвестицион проектлар гамәлгә ашырылуын әйтте. Аерым алганда, Зәйдә саклау куәте берьюлы 150 мең тонна булган заманча элеватор комплексы төзелеше ниятләнә. Аны быел файдалануга тапшырырга телиләр. 12 районда сөт комплекслары төзелеше каралган. Аларны 2019-2021 елларда кулланышка кертү планлаштырыла. Казан сөт комбинатында һәм башка предприятиеләрдә произвдстволарны яңарту ниятләнә. Олег Пелевин әйтүенчә, бу ел нәтиҗәләре буенча, азык-төлек сәнәгатенең үсеш темплары 105 процент дәрәҗәсендә булыр, дип фаразлана.

Министр урынбасары төрле тармакларда фаразланган социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре турында чыгыш ясады. Комитет әгъзалары Икътисад министрлыгына барлык кабул ителә торган программаларны 2030-стратегиясе белән бәйләп карарга киңәш иттеләр. Комитет рәисе Марат Галиев, республика икътисадына цифрлы технологияләрне комплекслы рәвештә кертүне финанслауга бюджет акчаларын юнәлтү мөмкинлеген карарга киңәш итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10