ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

DigitalSkills - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты мәйданында узачак

4 октябрь 2018, 17:53 , Фото: worldskills.ru

DigitalSkills - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты мәйданында узачак
2019 елда “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 45нче дөнья чемпионаты уза.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). DigitalSkills 2018 мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча II тармак чемпионаты 10 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Бу хакта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге мәйданында киләсе елда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 45нче дөнья чемпионаты уза.

Илнең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм “Яшь профессионаллар” берлеге быелдан башлап 2023 елга кадәр, ул елны да кертеп, DigitalSkillsны әзерләү һәм үткәрүдә хезмәттәшлек турында килештеләр.

Хезмәттәшлек турында килешүне кичә Мәскәүдә Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носков, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Яшь профессионаллар” берлеге генераль директоры Роберт Уразов имзалады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10