ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Беренче яртыеллык буенча, республика предприятиеләренең 25 проценты чыгымлы санала

4 октябрь 2018, 17:11 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Беренче яртыеллык буенча, республика предприятиеләренең 25 проценты чыгымлы санала Комитет утырышында 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар планлы чорына республика бюджеты турында закон проектын карадылар.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның беренче яртыеллыгы буенча, республика предприятиеләренең 25 проценты зыянга эшләгән булып санала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында билгеле булды.

Биредә 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 еллар планлы чорына республика бюджеты турында закон проекты каралды. Шулай ук алдагы 6 елга республиканың социаль-икътисади үсешенә фараз ясадылар.

ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин әйтүенчә, оешмалар эшчәнлегенең икътисади нәтиҗәлелеген сыйфатлаучы төп күрсәткеч булып керем санала. Әмма беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча, республика предприятиеләренең 25 проценты зыянга эшләгән булып санала. «Чыгымга эшләгән предприятиеләрнең берникадәр өлеше инвестиция кертү стадиясендә. Бу - нормаль күренеш. Бу мәсьәлә безнең күзәтүдә. Эш шунда ки: табышка чыгу тиз генә була торган эш түгел», - диде.

«Инвестиция кертү циклында булганда, предприятие инвестицион проектка акча кертә дигән сүз, предприятиене яңарта яки бөтенләй яңа инвестпроект гамәлгә ашыра. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында, алар, әлбәттә, финанслар мәсьәләсендә тискәре стадиядә. Әмма бу - нормаль кренеш. Иң мөһиме – инвестиция проектларын вакытында башкарулары. Проект гамәлгә ашкач, аннары киләчәктә уңай финанс нәтиҗәсенә чыгачаклар. Димәк, аларда керем булачак, салым түләячәкләр дигән сүз. Бу сорауны контрольдә тотабыз», - дип ачыклык кертте соңрак Олег Пелевин журналистларга.

Аның әйтүенчә, соңгы елларда Татарстанда тулай төбәк продуктта инвестицияләр 30 процент тирәсе тәшкил итә. «Бу гомумроссия күрсәткечләрен күпкә узыра. Бу ел нәтиҗәләре буенча, инвестицияләр күләме 668,9 млрд сум булачак дип фаразлана. Бу, 2017 елга караганда, 31,2 млрд сумга күбрәк. Инвестицияләр үсеше 100,5-102,1 процент дәрәҗәсендә фаразлана», - диде министр урынбасары.

Комитет рәисе Марат Галиев зыянга эшләүче предприятиеләрнең саны ел саен шул 24-26 процент тирәсендә булуын әйтте. «Чыннан да, күпчелеге инвестицияләр кертү стадиясендә. Махсус зоналарда, өстенлекле социаль-икътисади үсешле территорияләрдә инвестицион проектлар күп. Алар әле гамәлгә ашу стадиясендә генә. Соңрак барысы да диярлек табышка чыгалар. Хәер, алары да мөмкин кадәр тизрәр керем юнәтүне кайгырта», - ди ул.

Марат Галиев кече бизнес предприятиеләрен стимуллаштыруга юнәлдерелгән чаралар җитәрлек булмавын әйтте. Аның әйтүенчә, аларның күпчелеге һаман күләгәдә калып килә. «25 ел күләгәндә утыручылар, дәүләт тарафыннан гарантия булмаса, бу хәленнән чыга алмаячаклар. Кече бизнеска карата салым ставкалары да югары», - диде комитет рәисе.

Парламентарийлар Хөкүмәткә яңа ачыла торган кече һәм урта бизнес предприятиеләрен стимуллаштыруның өстәмә чараларын эшләүгә игътибар юнәлтүне киңәш иттеләр. Бюджетка кагылышлы закон проектын беренче укылышка тәкъдим иттеләр.

Олег Пелевин Татарстанда тулаем алганда төп макроикътисади күрсәткечләр буенча уңай динамика саклануын билгеләп узды. Татарстан сәнәгать җитештерүчәнлеге күләмнәре буенча Россия Федерациясендә 4 нче, Идел буе федераль округы субъектлары арасында лидерлык позицияләрен саклап килә.

Беренче яртыеллыкта тулай төбәк продукт күләме 1 трлн 303,9 млрд сум тәшкил итә (узган ел белән чагыштырганда, үсеш 100,9 процентка тәңгәл). Гыйнвар-июль нәтиҗәләре буенча сәнәгать производствосы күләме 1556 млрд сум тәшкил иткән. Сәнәгать производствосы индексы – 101 процент. Шул ук вакытта, сәнәгать производствосы индексында аеруча югары күрсәткечләр нефть продуктлары җитештерү тармагында, энергетика комплексында, автотранспорт чаралары производствосында, азык-төлек сәнәгатендә.

«Urals» маркалы нефтьнең уртача еллык бәясе 2019 елда бер барреле өчен 63,4 доллар. 2024 елга аның 53,5 долларга кадәр кимүе көтелә. Доллар курсының 2019 елда 63,2 сум булуы, 2024 елга 68 сумга җитүе фаразлана.

2019-2024 елларда икътисад үсеше 102-103 процент тирәсендә булачак дип көтелә, моңа эшкәртүче производстволарда эш күләмнәрен арттыру хисабына ирешергә уйлыйлар.

Сәнәгый производство үсешенә завод куәтләре артуы тәэсир итә. «Форд Соллерс» республикада автокомпонентлар производствосын киңәйтә. Казан вертолет заводында Ми-38 вертолетларын серияле җитештерү башланган. Олег Пелевин башка проектларны да мисалга китерде.

Министр урынбасары алдагы елларда республикада берничә инвестицион проектны гамәлгә ашыру ниятләнгәнен әйтте. «ТАИФ-НК» ААҖ нефть эшкәртү заводының авыр калдыкларын тирән эшкәртү буенча комплекс төзелеше буенча проектны гамәлгә ашыруны тәмамлап килә. «Казаноргсинтез» ГАҖ елына 654 мең тоннага кадәр этилен җитештерүне үстерергә ниятли. Шулай ук, поликарбонатлар заводы модернизациясе планлаштырыла, бу производство куәтләрен елына 100 мең тоннага кадәр үстерергә мөмкинлек бирәчәк. «Тулаем алганда, сәнәгать производствосы үсеше, фараз буенча, 2019 елда 103,3 процент, алдагы елларда 102,5-104,3 процент булачак», – ди ул.

Торак төзелешенә килгәндә, 2019 елда 2 млн 400 мең квадрат метр торак кертү планлаштырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10