ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Борһанов: Татарстанда Worldskills дөнья чемпионатлары тарихында иң алга киткәне булачак

4 октябрь 2018, 15:46 , Фото: Александр Эшкинин

Борһанов: Татарстанда Worldskills дөнья чемпионатлары тарихында иң алга киткәне булачак Рафис Борһанов республикада Worldskills-2019 чемпионатын уздыруга әзерлек барышы турында сөйләде.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Дмитрий Максимов). Татарстанда Worldskills 2019 дөнья чемпионатлары тарихында иң алга киткәне булачак. Бу хакта Татарстан премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан аэропортында Euroskills 2018 җиңүчеләре белән очрашуда әйтте.

“Ярышлар үткәрү урыннарында хәзер бик күп белгечләр эшли. Бездә һәр көнне киңәшмәләр уза, шул исәптән Төзелеш министрлыгы белән дә. 2019 елда чемпионатның югары дәрәҗәдә узачагына бернинди шик юк. Барлык павильоннар 2019 елның маена әзер булачак. Мин ышанам: Татарстанда Worldskills 2019 масштабы һәм логистикасы буенча алдагыларын уздырачак. Яңа павильоннарда хәтта безнең тест ярышлары һәм күргәзмәләре планлаштырылган”, - диде Борһанов.

Шулай ук министр төп компетенцияләрдә һәм ярышларда эшмәкәрлек һәм балта остасы эше ныклап кереп китәчәгенә өмет белдерде.

Бүген “Казан” халыкара аэропортына Euroskills Budapest 2018нең Татарстаннан катнашучылар һәм җиңүчеләр кайтып төште. Чемпионнарны әти-әниләре, курсташлары һәм матбугат вәкилләре каршылады.

Казан инновацион университет студентлары республика геройлары хөрмәтенә җыр башкарды.

  • Россия җыелмасы Будапештта EuroSkills һөнәри осталык буенча Европа чемпионатын триумф белән төгәлләде. Милли җыелма составына Татарстаннан алты вәкил керде. Татарстан катнашучылары гомуми уңышка 3 алтын һәм 1 көмеш медаль өстәде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10