ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Татарстанда Малайзияның Джохор штаты солтаны килүен көтәләр

4 октябрь 2018, 13:00 , Фото: архив tatarstan.ru, Михаил Захаров

Татарстанда Малайзияның Джохор штаты солтаны килүен көтәләр Рөстәм Миңнеханов Ибраһим Исмаил әфәнде белән Малайзиягә эш сәфәре вакытында очрашкан һәм аны Татарстанга чакырган.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ", Динара Прокопьева). Татарстан хөкүмәте Малайзиянең Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил әфәнденең килүен көтә. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

“Татарстан Президентының Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил әфәнде белән очрашуы югары дәрәҗәдә узды. Ул актив тормыш позициясенә ия, король гаиләсеннән булган кеше. Без солтан җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килер дип өметләнәбез”, - диде министр. Һәм Джохо штаты солтанының Татарстанга килү датасы ачыклана, дип әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ибраһим Исмаил әфәнде белән сентябрь уртасында Малайзиягә эш сәфәре белән баргач очрашкан. Татарстан Президенты Малайзия штаты делегациясен “Россия – ислам дөньясы” XI Халыкара икътисади саммитына, ә солтанны үзе өчен уңайлы булган вакытка чакырды. Саммит 2019 елның апрель аенда узачак.

Хакимлек итүче солтан Ибраһим Исмаил ибн Әлмәрхүм Солтан Искәндәр Әл-Хаҗи “Джохорның 25 солтаны һәм хәзерге Джохорның 5нче солтаны” титулын йөртә. Asia Russia Daily интернет-журналы хәбәр иткәнчә, солтан мотоцикл спорты җанатары һәм штатта ел саен 1000 мең чакрым арада мотоузышлар оештыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10