ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Владимир Путин пенсия системасына үзгәрешләр кертү турында законны имзалады

4 октябрь 2018, 10:05 , Фото: архив

Владимир Путин пенсия системасына үзгәрешләр кертү турында законны имзалады 2019 елдан башлап, ришвәтчеләрдән конфискацияләнгән акчаларны Россия Пенсия фонды бюджетына күчерәләр.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин "Пенсия билгеләү һәм түләү буенча Россия Федерациясенең закон чыгару актларының кайсыберләренә үзгәрешләр кертү турында" Федераль законны имзалады. Бу документ Кремль сайтында урнаштырылган.

Әлеге закон буенча пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь булачак.

Дәүләт Думасы документны 27 сентябрьдә кабул итте. Федерация Советы 3 октябрьдә хуплады.

Владимир Путин ришвәтчеләрдән конфискацияләнгән акчаларны 2019 елдан башлап Россия Пенсия фонды бюджетына күчерергә рөхсәт бирә торган законны да имзалады.

Пенсия яше алдындагы кешеләрне эшкә алудан баш тарткан өчен 200 меңгә кадәр штраф түләтү турындагы үзгәрешләр кабул ителде. Россия Президенты Җинаять кодексына шул хакта үзгәрешләр кертү турындагы законны да имзалады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10