ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Зәй шикәр заводында тәүлегенә 8000 тонналап шикәр чөгендере эшкәртелә

4 октябрь 2018, 06:00 , Фото: zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/anton-troshin-burychybyz-iktisadny-ster-m-ekologiyane-saklau

Зәй шикәр заводында тәүлегенә 8000 тонналап шикәр чөгендере эшкәртелә «Зәй шикәре» акционерлык җәмгыяте - Россиядә иң куәтле җитештерү мәйданчыкларының берсе.

(Зәй, 4 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй шикәр заводы Татарстандагы шикәр базарының 51 процентын били. Завод агымдагы елда 1 миллион 100 мең тонна чимал кабул итеп, 154 мең тонна шикәр комы, 46 мең тонна патока-мелас җитештерүне бурыч итеп куя, дип яза җирле басма.

«Зәй шикәре» акционерлык җәмгыяте - Россиядә иң куәтле җитештерү мәйданчыкларының берсе. Заводта тәүлегенә 8000 тонналап шикәр чөгендере эшкәртелә, әзерләү күрсәткече 1200 тоннадан артып китә. Бу күрсәткечләр буенча предприятие Россия заводлары арасында иң яхшы бишлеккә керә.

Агымдагы шикәр кайнату сезоны башланган көннән алып завод кагат кырына 446 мең тонна татлы тамыр кабул ителеп, 39 меңгә якын тонна шикәр комы җитештерелде. Чималның пычраклылыгы һәм шикәрлелеге узган елгы күрсәткечтән яхшы: шикәрлелек 18,10 процент тәшкил итә. Гомумән алганда, предприятие ел саен җитештерү куәтен арттыра, төп икътисади күрсәткечләрен, экологик яктан торышны яхшырта бара, калдыксыз эшләүгә йөз тота.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10