ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Октябрьдә Казан паркларында һәм скверларында өмәләр узачак

4 октябрь 2018, 07:15

Парк территорияләрен чистарту чараларының үзенчәлеге – чүпләрне аерып җыю.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). 6 һәм 13 октябрьдә Казан паркларында һәм скверларында традицион көзге өмәләр узачак. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Актив казанлыларны, спорт клублары, иҗат коллективлары һәм шәһәр берләшмәләре вәкилләрен өмәдә катнашырга чакыралар. Өмәгә килүчеләрне эш кирәк-яраклары, эш альяпкычлары һәм кайнар чәй белән тәэмин итәчәкләр.

Битараф булмаган шәһәр кешеләре һәйкәлләрне һәм кече архитектура формаларын юачак, балалар һәм спорт мәйданчыкларын чистартачак, шулай ук агач утыртуда катнашачак. Парк территорияләрен чистарту чараларының үзенчәлеге чүпләрне аерып җыюда булачак.

6 октябрьдә «Черек күл», «Континент», «Калейдоскоп» һәм «Наратлык», Аксенов исемендәге һәм «Дәрвишләр» скверларында, Лядской бакчасында оештырылачак. 13 октябрьдә Горки-Әмәт урманында, Урицкий, Горький, Тинчурин исемендәге паркларында, Җиңү паркы һәм «Крылья Советов» паркларында, шулай ук Кабан күле яр буенда үткәреләчәк.

  • Парк территорияләрен чистарту чаралары 10.00 сәгатьтә башлана. Өмәдә катнашырга теләүчеләр 8 (843) 239-44-33 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10