ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ришат Хәбипов быел Татарстанда шикәр чөгендере уңышына фаразларны әйтте

3 октябрь 2018, 19:05 , Фото: Байрак (Знамя)

Ришат Хәбипов быел Татарстанда шикәр чөгендере уңышына фаразларны әйтте Татарстанда 2,2 млн тонна шикәр чөгендерен җыеп алу планлаштырыла.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 2,2 млн тонна шикәр чөгендерен җыеп алу ниятләнә. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

Аның сүзләренчә, шикәр чөгендере басуларының яртысыннан уңыш инде җыеп алынган. «Чәчүлек мәйданнары якынча 10 мең гектарга кимрәк булуын исәпкә алып, 2,2 млн тонна татлы тамыразык җыеп алырбыз дип көтәбез», - диде ул.

Ришат Хәбипов бүген 1 млн 272,7 тонна шикәр чөгендере җыеп алынганын әйтте. Уңыш гектарыннан 349 центнер күләмендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10