ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда 87 мең гектардан кукуруз җыеп аласы калган

3 октябрь 2018, 21:09 , Фото: pixabay.com

Татарстанда 87 мең гектардан кукуруз җыеп аласы калган Кукуруз 202 мең гектарны били, бөртеклеләр – 58 мең гектар.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 87 мең гектардан кукурузны җыеп аласы калган. Бу мәйданның бер өлешеннән орлыкка җыеп алыначак. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.

«Чәкәннәре өлгергән очракта өстәмә 150 мең тонна кукуруз орлыгы җыеп алырга планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте докладчы.

Профильле комитет рәисе Таһир Һадиев агымдагы ел авыл хуҗалыгы өчен гади булмады, диде. «4 млн тонна чамасы ашлык җыеп алдык. Һава шартларын исәпкә алсак, бу игенчеләр җиңүе. Корылык булды. Явым-төшем еллык норманың биштән бер өлеше генә яуды», – диде ул.

Быел чәчүлек мәйданы 2,9 млн гектар тәшкил итә, бөртеклеләр һәм кузаклылар 1,48 млн гектарга, көзге бөртеклеләр 1,02 млн гектарга (372 мең гектар көзге бодай һәм 411 мең гектар арпа) чәчелгән.

Кукуруз 202 мең гектарга чәчелгән, шул исәптән орлыкка – 58 мең гектар, ә рапс 120 мең гектар мәйданны били.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10