ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Калеб” яшьләре татар биюе аша татар рухын өйрәнә һәм өйрәтә

3 октябрь 2018, 16:37 , Фото: Султан Исхаков

“Калеб” яшьләре татар биюе аша татар рухын өйрәнә һәм өйрәтә 8 октябрь көнне Кариев театры сәхнәсендә “Бию юлында” дип аталган татар сәхнә биюе класс-концерты үтәчәк.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры “Калеб” иҗат яшьләре берләшмәсенең тагын бер проектын үз сәхнәсенә чыгарачак. 8 октябрь көнне театр сәхнәсендә “Бию юлында” дип аталган татар сәхнә биюе класс-концерты үтәчәк. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә катнашучылар бию сәнгате турында сүзләр белән аңлатырга тырыштылар.
Татар сәхнә биюе класс концертына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов, ансамбль солисты Алсу Мәгъсумова, проектның ике сценарий авторы Йолдыз Миңнуллина белән Луиза Янсуар катнашты.

Татар сәхнә биюе класс концерты – “Калеб” берләшмәсе проекты. Беренче мәртәбә ул быел Татар яшьләре форумы делегатларына тәкъдим ителгән иде. Әмма оештыручылар Кариев театры сәхнәсендә күрсәтеләчәген премьера дип атыйлар һәм моны алдагысын махсус аудиториягә әзерләнгән булуы белән аңлаталар.

“Бию юлында” класс-концертының сценарий авторлары икәү – шагыйрәләр Йолдыз Миңнуллина белән Луиза Янсуар.

“Безнең өчен төп юнәлеш - бию аша рухны өйрәнү, - диде проектның сценарий авторы, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина. – Бию ул – тән хәрәкәте. Анда аң минималь дәрәҗәдә. Аң алдаса да, тән аңламый. Шуңа да биюдә милләтнең рухы чагылыш таба. Бию татарларның характерын һәм яшәү рәвешен чагылдыра”.

“Халкыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне, биюләребезне яшьләребез башкаларга да тапшырырга тырышсалар – бу минем өчен зур шатлык, - диде яшьләр идеясен хуплап каршы алган Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе. – Тарихсыз киләчәк була алмый. Гаскаровлар, Таһировлар, Гариповалар һәм бик күп башка балетмейстерлар эшләгән. Менә хәзер Алсу кебек яшьләр алына. Ул миңа кереп сөйләгәч, мин хуплап алдым. Мин яңа юнәлешләрне бик яратам”.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, “Калеб” берләшмәсе активисты Алсу Мәгъсумова булачак сәхнә әсәрен күзаллау өчен фикерләрен сүз белән генә түгел, хәрәкәтләр белән дә җиткерде.

“Калеб” берләшмәсенең “Бию юлында” проектына билетлар сатуда.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10