ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

КФУда күпмилләтле дәүләттә туган телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган форум була

3 октябрь 2018, 16:31 , Фото: Салават Камалетдинов

КФУда күпмилләтле дәүләттә туган телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган форум була Форумда туган телләрне һәм мәдәниятләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 11 – 14 октябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку бинасында “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” VI Халыкара фәнни-гамәли форум үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә институтның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы белгечләре хәбәр итте.

"Форум Туган телләрне һәм мәдәниятләрне үстерүнең әлеге һәм башка мөһим мәсьәләләре турында фикер алышу, шулай ук бу юнәлештә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, тарату һәм гомумиләштерү зарурлыгы уңаеннан уза. Чара җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләрне өйрәнүнең иҗтимагый әһәмиятен үстерү, киләчәк буыннарда үз халкына һәм мәдәниятенә, шулай ук башка халыкларның телләренә, мәдәниятләренә хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куя”, - дип сөйләде кафедра белгечләре.

Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ростов-на-Дону, Белгород, Түбән Новгород, Ставрополь, Уфа, Йошкар-Ола, Чабаксар, Саранск, Симферополь, Мордовия, Якутск, Горно-Алтайск һ.б. Россия шәһәрләреннән, шулай ук Япония, Германия, АКШ, Куба, Чехия, Финляндия, Кытай, Вьетнам, Төркия, Иран, Латвия, Казахстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Украина, Үзбәкстан, Төркмәнстанннан килгән 400 дән артык галим, педагогик хезмәткәр һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре, федераль, төбәк һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары хезмәткәрләре, югары һәм урта һөнәри уку йортлары аспирантлары, магистрантлар һәм студентлар катнашыр дип көтелә.

  • Форум “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты” дәүләт автономияле белем бирү учреждениесе заказы буенча уздырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10