ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия Хөкүмәте 2019 елда ял көннәрен күчерүне планын раслады

3 октябрь 2018, 15:56

Яңа елда Россиядә халкы 10 көн, Беренче майда 5 көн ял итәчәк.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләрне Яңа елда 10 көн, Беренче майда 5 көн ял көтә. Бу турыда Россия Хөкүмәтенең 2019 елда ял көннәрен күчерү планын раслаган карарында әйтелгән.

Ял көннәре 5 гыйнварда (шимбә), 6 гыйнварда (якшәмбе) һәм 23 февраль (шимбә) эш көне булмаган көннәргә туры килә. Шуңа күрә бу көннәр 2 майга (пәнҗешәмбе), 3 майга (җомга) һәм 10 майга (җомга) күчерелә.

Шулай итеп, Яңа ел каникуллары ун көн, яки 30 декабрьдән - 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Россия халкы Ватанны саклаучылар көнендә ике көн – 23 һәм 24 февральдә, ә Халыкара хатын-кызлар көнендә өч көн – 8 марттан 10 мартка кадәр ял итәчәк. Беренче май каникуллары биш көн, 1 майдан 5 майга кадәр дәвам итәчәк, ә Җиңү көне уңаеннан 4 көн, 9 майдан 12 майга кадәр ял көтә.

Моннан тыш, 12 июнь, Россия көне һәм Халыклар бердәмле көнендә 2-4 ноябрь ял көннәре булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10