ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәү мөфтие Россия хәрбиләренең төп чиркәве янында мәчет төзергә тәкъдим итте

3 октябрь 2018, 14:14

Мәчет Татарстан һәм Дербенттагы борынгы дини йортлар архитектурасына охшатып төзелгән ак кирпеч бина булыр дип планлаштырыла.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов Мәскәүдә "Патриот" паркында төзелә торган Россия Хәрби көчләре чиркәве янында мәчет салу тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.

"Без православие храмы янында мәчет төзелеше турында карар кабул ителүенә өметләнәбез. Бөек Ватан сугышы вакытында да, Наполеон белән сугышта да башка дин тотучы кешеләр дә булган бит. Бүген дә Сириядә гражданлык бурычын үтәүче мөселманнар бар”, - дигән мөфти Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә.

Әлбир Крганов сүзләренчә, Россия мөселманнары Диния нәзарәте оборона министры Сергей Шойгуга һәм Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллга шундый карар кабул итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән.

Мәчет Татарстан һәм Дербенттагы борынгы дини йортлар архитектурасына охшатып төзелгән ак кирпеч бина булыр дип планлаштырыла. Мәчет диварларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәм Советлар Союзы геройлары, шулай ук теракт корбаннары исемнәре уелып язылырга мөмкин. Бу аларга дога кылу өчен кирәк, дип саный мөфти.

Әлбир Крганов янәшдә тагын башка традицион диннәрнең гыйбадәтханәләре барлыкка килсә, дөрес булыр иде, дип өстәгән.

  • Россия Хәрби көчләренең чиркәвен Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына Мәскәү янындагы Кубинкадагы "Патриот" паркында төзү планлаштырыла. Аның биеклеге 95 метр булыр дип күзаллана. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10