ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Томск шәһәрендә “Яшел диңгез” яшьләр оешмасы "Лекцәй" проектын башлап җибәрә

3 октябрь 2018, 14:36 , Фото: tatar-congress.org

Томск шәһәрендә “Яшел диңгез” яшьләр оешмасы Оештыручылар катнашучылардан татар телендә сораулар көтә.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Томск шәһәрендә “Яшел диңгез” татар яшьләре оешмасы "Лекцәй" дигән проект башлап җибәрә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татар яшьләре чәй табыны артында төрле темаларга лекцияләр тыңлаячак. Оештыручылар мондый очрашулар өчен кызыклы темалар сайларга, төрле өлкәләрдән лекторлар чакырырга ниятли.

Лекцияләр татар телендә үтәчәк. Оештыручылар катнашучылардан татар телендә сораулар көтә. “Яшел диңгез” оешмасы активистлары фикеренчә, мондый форматта эшләү татар телен өйрәнүгә ярдәм итәчәк.

Беренче лекция 7 октябрь көнне 16.30 сәгатьтә үтәчәк. Лекция тарихта мифологик сәнгать белән көрәш һәм татарлар тарихына багышлана. Чарада Барнаул шәһәренең “Яшь йөрәкләр” яшьләр клубы җитәкчесе Артем Зиннәтуллин катнаша. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10