ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Бүген Истанбулда “Мулла” татар нәфис фильмы күрсәтелә

3 октябрь 2018, 11:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бүген Истанбулда “Мулла” татар нәфис фильмы күрсәтелә Ул Алма-Ата, Баку, Бишкәк, Сараево, Скопье, Никосия, Ташкент кебек төрки шәһәрләрдә дә күрсәтеләчәк.

(Истанбул, 3 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Истанбулда Татарстан режиссерлары Әмир Галиәскаров һәм Рамил Фазлыевның уртак хезмәт җимеше булган "Мулла" фильмы күрсәтелә. Ул - 2-6 октябрь көннәрендә Истанбулда үтүче III Төрки дөнья фильм фестивалендә финалга узган 10 тулы метражлы нәфис фильмның берсе.

Иртәгә фестиваль жюрие кино әсәрләрен бәяләячәк. 9 кешедән торган жюридә Татарстаннның танылган режиссеры Илдар Ягъфәров та бар.

Чараның оештыручысы - Төрки дөнья журналистлар федерациясе рәисе Мәндәрәс Демир нәтиҗәләрнең 6 октябрь көнне үтәчәк тантана кичендә игълан ителәчәген әйтте.

“Мулла” нәфис филмы Истанбулдан соң Алма-Ата, Баку, Бишкәк, Сараево, Скопье, Никосия, Ташкент кебек төрки шәһәрләрдә дә күрсәтеләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10