ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Диләрә Солтанова - "Себер хатын-кызлары" проекты җиңүчеләре исемлегендә

3 октябрь 2018, 08:50 , Фото: соцсети

Диләрә Солтанова - Омск өлкәсе "Мәдәният" татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Диләрә Солтанова С.И.Манякин исемендәге Үсеш фонды проекты тарафыннан бүләкләнгән.
(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). С.И.Манякин исемендәге Үсеш фонды тарафыннан үткәрелгән "Себер хатын-кызлары" проекты җиңүчеләре арасында татар хатын-кызлары да бар. Бу хакта Омск татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Сентябрь азагында Омск шәһәре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган. Укытучылар, табиблар, җитәкче вазифаларында эшләүчеләр, күп балалы әниләр, җәмәгать эшлеклеләре - барлыгы 60 хатын-кыз истәлекле бүләкләргә ия булган. 
 
Өлкә тормышында актив катнашучылар номинациясендә Омск өлкәсе "Мәдәният" татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Диләрә Солтанова да бар. 2009 елдан иҗтимагый тормыш белән шөгыльләнүче Диләрә Солтанова "Погружение" этногеографик квесты" проектын гамәлгә ашыручы, быел Омск каласында Татар мәдәнияте көннәрен оештыручы, волонтер буларак өлкәдә билгеле шәхес. 
 
  • Фонд проекты 2009 елдан гамәлдә. Шул вакыт эчендә анда 6,5 мең хатын-кыз катнашкан. Өлкәнең һәр муниципаль берәмлеге диярлек сайлап алу турлары уздыра. Быел, мисал өчен, өлкәнең 27 муниципаль берәмлегендә һәм Омск шәһәрендә сайлап алу турлары үткәрелгән. Барлыгы 315 хатын-кыз Манякин фонды тарафыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10