ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Элвин Грей һәм Динә Гарипова Мәскәүдә «Татар җыры» гала-концертында катнашачак

3 октябрь 2018, 08:20

11 ноябрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сараенда "Татар җыры" халыкара музыка фестиваленең гала-концерты узачак.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). 11 ноябрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сараенда "Татар җыры" халыкара музыка фестиваленең гала-концерты узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илнең төп сәхнәсендә Elvin Grey, Динә Гарипова, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Филүс Каһиров, Иркә, Ришат Төхвәтуллин, Ландыш Нигъмәтҗанова чыгыш ясаячак.

  • "Татар җыры" милли премиясе ел саен үткәрелә. Иң яхшы җырчылар исеме өчен лаеклы башкаручылар да, яшь талантлар да көч сынаша. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10