ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары команда буенча икенче урынга чыктылар

3 октябрь 2018, 00:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары команда буенча икенче урынга чыктылар Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары Екатеринбургта кул көрәше буенча Россия күләмендә узган “Урал кубогы“ ярышларында катнаштылар.

(Әгерҗе, 2 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары Екатеринбургта кул көрәше буенча Россия күләмендә узган “Урал кубогы“ ярышларында катнаштылар. Анда Екатеринбург, Свердлау өлкәсе, Төмән, Чиләбе, Татарстан – барлыгы 14 командадан спортчылар сыналды, дип яза җирле басма.

Әгерҗенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән тренер Руслан Закировның шәкертләре дә пьедесталга күтәрелделәр. Рузилә Шаһиева, Батыр Чураев – беренче, Динар Гомәров – өченче, Святослав Тарасов – дүртенче, Алмаз Вәлиуллин бишенче урыннар алдылар. Нәтиҗәдә, Әгерҗенең каты куллы егет-кызлары команда буенча икенче урынга чыктылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10