ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Ринат Закиров: Хәзер татар кешесе туган телен рәхәтлектән югалта

2 октябрь 2018, 09:53

Ринат Закиров: Хәзер татар кешесе туган телен рәхәтлектән югалта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров белән әңгәмә.

(Казан, 2 октябрь. "Татар-информ". Рәмис Латыйпов). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров Сабан туйлары, "Татар-кызы" конкурсы, конгресс корылтаена яшьләрне чакырмау сәбәбе, үзен тәнкыйтьләүчеләргә һәм замана мөһаҗирләренә мөнәсәбәте турында “Татар-информ”ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйповка сөйләде.

Ринат Закиров интервьюсындагы төп фикерләр:

1. “Сабан туеның нәрсә икәнен белмәгән кешеләр аны күңел ачып кайту, аракы эчү, исерек килеш җырлап йөрү урыны дип уйлый”.
2. "Безне гаепләүчеләр җитәрлек, шәрә кызлар күрсәтеп, татарны сакламакчы буласызмы, диләр".
3. “БТК корылтаена 50 процент яшьләрне кертеп утыртуның авырлыгы юк, ләкин без моны эшләмәдек”
4. "Тәбрис Яруллинга яшь булуына карамастан, татар дөньясында абруй казанды".
5. “Конгресс Сабан туе белән генә шөгыльләми”.
6. “Александр Шадриков "Тяжело с татарским" антипремиясенә ризасызлык белдермәсә, безгә бик ошап бетмәс иде”.
7. “Чит төбәкләрдә татар атрибутикасын тарату дәүләт эше түгел”.
8. "Интернетны авыл эшмәкәрләренең хезмәтендә куллану идеясен алга сөрәбез".
9. "Интернетка күп вакыт сарыф итсәң, башкасы белән шөгыльләнергә вакыт калмый".
10. “Татарның рәхәтлектән югала баруын күрәбез”.
11. "Матбугатның сенсация артыннан кууы ошамый".
12. “Читтә яшәүче татар укучысы белән элемтә өзелмәде”.
13. “Җеннәр турында романнарны өнәп бетермим”.
14. “Татарның кем икәнен белергә Казанга киләләр”.
15. “700 җырчының 100е генә булса да югары дәрәҗәдә җырласа, бу - табигый хәл”.
16. "Чит илләргә барып, рәхәт тормышка омтылуны да мин бик гаепләмәс идем”.

“Сабан туеның нәрсә икәнен белмәгән кешеләр аны күңел ачу, аракы эчү, исерек килеш җырлап йөрү урыны дип уйлый”

– Ринат Зиннурович, конгрессның эшчәнлеге Сабан туйлары үткәрүгә генә кайтып кала дип еш тәнкыйтьлиләр. Депутат Фатих Сибагатуллин да чит төбәкләрдә милли бәйрәмебезне уздыру белән чикләнүне искәртте. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Рәмис, аны белмәгән кешеләр әйтә. Иң күренгәне – Сабан туедыр: аны телевидение дә күрсәтә, ул телдән төшми сөйләнелә, чөнки Сабантуй – милләтебезнең иң зур бәйрәме. Халыкны туплый торган башка чара төбәкләрдә юк. Красноярск Сабан туена 50 мең кеше килде. Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында 30 мең кеше булды. Шулкадәр күп кешене җыючы тагын нинди чара бар? Башкача аларны бер-берсе белән ничек очраштырырга?

Сабан туен күңел ачу чарасы дип кенә кабул иткән кеше Сабан туен белми, ул үз халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнмәгән. Сабан туе – гомер-гомергә халкыбызның рухын күтәргән бәйрәм булды. Шуңа күрә ул меңләгән еллар буена сакланып килә. Әгәр күңел ачу бәйрәме генә булса, әллә кайчан юкка чыккан булыр иде. Ул – игенчеләр бәйрәме, ул – җир кешеләренең бәйрәме.

Мәртәбәле агай телевизордан: “Мин өч малай үстердем. Малайларны ничек тәрбияләргә соң? Әнә, сыра шешәсе тотып, кибет янында селәгәй агызып йөргәнче, кулыгызга сөлге алыгыз да, Сабан туе мәйданында кем икәнегезне раслагыз. Шул булыр егетлегегез, дидем. Аллага шөкер, балаларым көрәштеләр, үстеләр, ныгыдылар. Өчесенең дә гаиләсе, балалары бар. Оныкларга сөенеп яшим. Бу дөньяда мин бәхетле, чөнки вазифамны үтәдем”, – дип сөйләде. Менә Сабан туе нәрсәләр белән билгеле ул.

Сабан туенда гомер-гомергә үрнәк һәм абруйлы гаиләләр башка гаиләдән кәләш күзләгән, балаларын ярәшкән. Туганнары белән аралашкан. Еллар буе хатлар язышып яшәгән, чит җирләргә киткән милләттәшләрен, туганнарын чакырып кайтарган. Боларның барысын да без үз күзләребез белән күрдек. Сугыштан соңгы чорда Донбасска, Кузбасска киткән шахтерлар, милләттәшләр – барысы да авылларына кунакка, Сабан туена кайтып, ничәмә көн авыл гөрләп тора иде. Бу бит Сабантуйның гомер-гомергә ерак тарихтан килә торган роле.

Сабантуйда сакланган моңнарыбыз, Сабантуйдагы тальян гармун тавышлары – ул бит халык күңеле кылларының тибрәнүе. Бу бит ниндидер бер агайның гармун сөйрәп чыгуы гына түгел. Сабантуйдагы гармун тавышы – безнең рухыбыз, күңелебез кылларының ни дәрәҗәдә нечкә булуын күрсәтә торган билгесе. Әнә шул чит җирләрдән, шахталардан кайткан агайлар гармун алып көй сузса, бөтен авыл “безне сагынып кайтканнар” дип сөйли иде. Гармун алып кайтып, бөтен Сабантуйны гөрләтәләр иде алар.

Сабантуйның чит төбәкләрдә яңадан торгызылуына, яңа җирлекләрдә үткәрелә башлавына 25 ел булды. Әйе, беренче елларда көрәшчеләре дә юк иде: нәзек беләкле малайлар чыгып, сөлге тотып берсенә берсе карашып басып тора иде. Ул заманнар артта калды, хәзер бөтен җирдә сөлгене тиешле дәрәҗәдә тота белгән һәм билләре нык егетләр үсеп җитте. Татарстан көрәшчеләре төрле төбәкләргә ярышларга йөри, һәр төбәккә чит илләрдән кунаклар, батырлар килә. Сабантуй аланында татар йортлары урнаштырыла. Сөрән сугу, чиккән сөлгеләр җыеп, атларга тагу кебек матур гореф-гадәтләребез бүген яңадан әйләнеп кайта.

Шуларны күреп шатланмаган кеше, бәлки, Сабантуйга баруны күңел ачып кайту, һаман аракы эчү, исерек килеш җырлап йөрү дип уйлыйдыр. Мөнәсәбәтләре шундый. Хәзер Сабан туенда аракы эчкән кеше юк, хәтта сыра да сатылмый. Бүгенге Сабан туе – халкыбызның рухын, гореф-гадәтләрен саклап килүче аралашу коралы, бердәмләшү, ярәшү урыны; гореф-гадәтләрне, милли сәнгать төрләрен, атап әйткәндә, чигү сәнгатен күрсәтү өчен яхшы җирлек.

"Безне гаепләүчеләр җитәрлек, шәрә кызлар күрсәтеп, татарны сакламакчы буласызмы, диләр"

– Шулай да конгрессның Сабантуйлар уздыруын ничектер гаепләп әйтәләр. Сез бу хакта горурланып сөйли аласыз, әйеме?

– Гаепләп әйткән кешеләрне ачуланмыйм. Алар белмиләр, күргәннәре юк. Бу хакта бик атаклы кешеләрдән дә әллә кемнәр язып чыкты. Язмасында фото биргән, фотода 6-7 кеше асфальтта маймыллана. “Без дә бит коллективта Сабан туе уздырабыз”, – дигән. Димәк, ул кеше халык белән аралашмый, аның чын Сабан туен күргәне юк. Халыкның рухын беләсең, аңлыйсың килсә, син ул рух сакланган җирне, аның дөньяга чыгу урынын барып күр. Маңгай күзе ботак тишеге булмаса, кеше Сабантуйга барып, шул рухны күрергә сәләтле. Анда халыкның матур гадәтләре, күркәм сыйфатлары чагыла.

Безне гаепләүчеләр җитәрлек. Сабан туе белән генә түгел, инде “Татар кызы” бәйгесе белән дә гаеплиләр, хатлар язалар. “Анда озын сыйраклы, шәрә-ялангач кызларны күрсәтеп, татарны сакламакчы буласызмы”, диләр.

Шөкер, “Татар кызы” бәйгесе милләтнең кыз балаларын олылый, хөрмәтли. Кыз балаларын саклый белмәгән милләтнең киләчәге юк. Алар – халкыбызның булачак аналары, иң гүзәл һәм акыллы затлары. Без милләтебезнең асыл сыйфатларын халыкка сәхнәдән күрсәтергә мөмкинлек булдырдык. Анда “шәрә” дигәннең әсәре дә юк, гадәти матурлык бәйгесе – ул бөтенләй икенче нәрсә.

“Татар кызы” конкурсын Сабантуй дәрәҗәсенә күтәреп, аны зур залларда гына түгел, киң мәйданнарда уздыру турында хыялланабыз. Максатыбыз – тарихыбызны, туган телен белгән, һәрьяклап сәләтле кыз балаларны сайлап алу, аларны сәхнәгә менгезү, халкыбызга күрсәтү. Шулар белән җыр-моңнарыбызда, тарихыбызда булган хатын-кызлар турында истәлекләр дә кайта. Халык ишетеп тора, белеп тора.

Әлбәттә, бәйге булгач, аның кануннары бар. Сәхнәгә менгәнче, алар печән чабып та, ризык пешереп тә карый. Аларга барысын да өйрәтәләр, финалга үткәннәре белән өчәр атна дәвамында әзерлек алып баралар. Хезмәтебезне түбән бәяләүчеләргә игътибар бирмичә, эшебезне дәвам итәбез. Конгресс эше бөтен халкыбызга, милләтебезгә кагыла. Әлбәттә, без аларның фикерләрен һәрвакыт исәпкә алырга тырышабыз. Ә бу мәсьәләләрдә, нишлисең, канәгатьсезлек белдерүчеләр җитәрлек.

Күп эшләсәк тә, аз кебек тоела. Ләкин 25 еллык хезмәтебезгә бәя бирә башласак, гел киресен күрәбез. Узган ел алтынчы съездны уздырдык. Шушы съездка бөтен дөньядан меңнән артык делегат килгән, милләтебезнең иң бөек шәхесләре – бөтен дөньяга танылган шәхесләре – барысы да бер урында җыелган. Аларны бит мәҗбүриләп китерә алмыйсың. Астрофизик Рәшит Сюняев космос өлкәсендә бүген иң абруйлы шәхесләрнең берсе. Ул Нобель премиясенә төп претендентлар исемлегенә юкка гына кертелмәде, әле, Алла бирсә, тора-бара алыр да. Башкаларын атап тормыйм, академикларыбыз җитәрлек: мәскәүлеләр дә, чит җирдәгеләр дә, мәсәлән, америкалылар. Мондый шәхесләр корылтайга киләләр икән, дөньяның төрле нокталарында яшәүче милләттәшләребезнең берләшүе бара дигән сүз. Аларның да күңеле бу әйберләргә тартыла, димәк, дөрес юнәлештә эшлибез.

“БТК корылтаена 50 процент яшьләрне кертеп утыртуның авырлыгы юк, ләкин без моны эшләмәдек”

– Конгресста күбрәк урта буын вәкилләре, яшьләр азрак күренә шикелле. Сез килешәсезме?

– Юк, килешмим. Чөнки конгресс канаты астында Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза, бирегә мең делегат җыела. Килеп карагыз, анда барысы да яшьләр, өлкәннәр юк. Ә корылтайга өлкән агайларны, дөньякүләм танылган шәхесләрне чакырмыйча, яшьләрне генә җыю дөрес булмас. Яшьләр үзләре август аенда биш көнгә шушы форумда очраша. Зур корылтайда яшьләрнең кимрәк булуы шуның белән аңлатыла.

“Ә, монда картлар гына җыела, боларның яшьләре юк икән” дигән фикер әйтергә мөмкиннәр. Корылтайга 50-60 процент яшьләрне кертеп утыртуның бернинди авырлыгы юк. Ләкин без моны эшләмәдек, чөнки зур уңышларга ирешкән шәхесләребез бик күп. Алар һәр төбәктә, һәр илдә бар. Шул шәхесләрне калдырып, кемнәндер “боларда яшьләр дә бар, хәрәкәтнең киләчәге зур” дип әйттерер өчен генә өлкәннәрне төшереп калдырып булмас дигән фикергә килдек. Корылтай 5 елга бер, ә форум ел аралаш уза. Икесенә дә меңәр кеше килә.

"Тәбрис Яруллин, яшь булуына карамастан, татар дөньясында абруй казанды"

Конгресска килү белән Бөтендөнья яшьләр форумын торгызуны үземнең төп бурычым дип санадым. Чөнки, чыннан да, яшьләр булмаган җирдә хәрәкәтнең киләчәге юк. Җиңел булмады. Тәбрис Яруллин шәхесенә күчкәнче, без өч лидер алыштырдык. Начар булдылар дип әйтмим. Бүгенге чорда яшьләрне берләштерү эшенең үз кыенлыклары, таләпләре бар. Шуларга җавап бирә торган шәхесне эзли-эзли, Тәбрис Яруллинга юлыктык. Шөкер, бик матур алып бара. Яшь булуына карамастан яшьләр арасында гына түгел, гомумән, татар дөньясында абруй казанды дип әйтергә мөмкин. Гәрчә, инде яшьлек чорыннан чыгып бара, яше утызга җитте.

– Алмаш бар дип саныйсызмы?

– Алмаш бар. Хәзер инде курыкмыйбыз, аның үзенең активы бик зур – йөзләгән яшьләр волонтер булып йөри. Тарихчы Айрат Фәйзрахманов белән алар бер-берсен алыштырырлык.

Бөтендөнья татар конгрессының Яшьләр форумын әзерләгәндә катышырга тырышмыйм. Беренче елларда программаларны үзебез төзегән булсак, хәзер күбрәк яшьләр фикерен тыңлыйм. Программаны үзләреннән төзетәм дә, бергәләшеп, фикерләшеп, төзәтмәләр кертәбез. Яшьләрнең заманча фикерләүләрен танырга кирәк. Бүгенге дөньяда аларның үз юллары белән барулары дөрес дип саныйм.

– 90 нчы елларда “Казан” милли-мәдәни үзәгенә яшьләр җыела иде, бик күпләре шунда танышты. Хәзер татар яшьләренең җыела торган урынын булдыру турында уйланасызмы?

– Уйланабыз. Бөтендөнья татар яшьләре форумының планнары бар. Алар республика җитәкчелеге тарафыннан да хупланды. Казанда яшьләрнең үзләре өчен универсаль залы булган бер бина турында сүз бара. Тәкъдим ителгән биналардан берәрсен сайларга дигән фикер бар. Чит төбәкләрдә безнең проектлар да, эшләр дә күп, Казанда бик күренми. Шуның өчен конгресс тарафыннан Бөтендөнья яшьләр форумына Казанда актив эшләргә дигән күрсәтмә бирелде.

– Үзгәрешләр бармы соң?

– Бар. Яңа бина алып, төрле проектларны шунда туплау – шушы юнәлештәге эшнең чагылышы инде ул. Черек күл буенда былтыр “Печән базары”н үткәрделәр. Казан үзәгендә татар яшьләренең югары дәрәҗәдә һәм зур күләмле җыены узу – үзгәрешләрнең бер сере. Ул быел да планлаштырыла. “Печән базары” башта Кабан күле буенда үтә иде, былтыр шәһәр хакимияте чараны Черек күл буенда уздырырга тәкъдим итте. Монда мөмкинлекләр зуррак. Аның масштаблары елдан-ел киңәя бара, бик затлы, бик сөйкемле татар яшьләре җыела. Ислам динен тотучылар байтак килә, яулык япкан кызлар, хәтта өчәр бала иярткән гаиләләрне шунда күрү бик күңелле. Димәк, без дөрес юлдан барабыз, күргән кеше инкярь итә алмас.

“Конгресс Сабан туе белән генә шөгыльләми”

– “Мин татарча сөйләшәм” акциясе бар бит...

– Яшьләрнең биш-алты акция бар. Ул акция генә түгел, аерым хәрәкәт. Бу хәрәкәт елдан-ел ил буйлап җәелә бара. Татар оешмаларының саны 120 дән артты. Аларда яшьләр бүлеге дә эшли.

– ...шул акциядә татар телен эшендә актив кулланучыларга премия, кулланмаучыларга – антипремия каралган. Сез бу акция белән кызыксынасызмы?

– Кызыксынам, әлбәттә. Яшьләрнең мөмкинлекләре бер, безнеке – икенче, шуңа күрә бездә координация дигән әйбер бар. Бер-беребезгә мәгълүматны шуңа ук җиткерәбез. Быелгы антипремияне без Татарстан экология министрлыгына бирдек, дип әйтсәләр, без ул министрлык белән шактый кырыс мөнәсәбәтләр урнаштабыз. Безнең яктан да таләпләр, дәгъвалар булачак, чөнки алар кимчелекләрне үзгәртергә тиеш. Антипремияне кызык өчен генә бирмиләр бит, ә аларның гамәлләре үзгәрсен, киләчәктә сайтлары татарча булсын өчен бирәләр. Министрлыклар, район башлыклары, район хакимиятләренең эшчәнлеген күзәтү дә яшьләргә тапшырылган. Йөзләгән волонтер һәр районның сайтын укый. Татарча язмасалар, бу мәсьәләне шундук күтәреп чыгалар. Яшьләр күңел ачар өчен генә түгел, зур һәм мөһим мәсьәләләрне чишү өчен җыела.

Шулар белән беррәттән хатын-кызлар хәрәкәте дә киң эшчәнлек алып бара. “Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы конгресс канаты астында эшли. Ул бүген бик зурдан кубып, милләтебезгә бик кирәк булган эшләрне башкара. Гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны торгызу, милли киемнәребезне, халкыбызның аш-суларын таныту өлкәсендә хезмәт куя. Без кулдан килгән кадәр ярдәм итеп торабыз. Төрле төбәкләрдә, районнарда һәрдаим мастер-класслар җыябыз. Аларга 150 – 200 ләп халык килә, хәтта чит илләрдән дә кешеләр була.

Хәзер яшь балаларны тәрбияләү системасын торгызу бигрәк тә популярлык казанды. Ислам кануннары нигезендә балаларны тәрбияләү буенча милләтебезнең үз системасы булган. Хатын-кызларга йөкләгән төп бурычыбыз – шушы тәрбия системасын торгызу. “Ак калфак” халкыбыздан бишек җырларын җыя, гореф-гадәтләребезне барлый. Активны җыеп, дискларга яздырып тарату белән шөгыльләнәләр, һәр районда хатын-кызлар оешмаларының җыенын уздыралар. Район башлыклары шундый чараларга бөтен депутатларны, авыл җирлекләре башлыкларын, укытучыларны, мәктәп директорларын – бишәр йөз кеше җыя. Шуңа күрә районнан районга йөреп торабыз: Саба районы ике-өч тапкыр үткәрде, Мөслимдә, Азнакайда, Актанышта, Арчада узды.

Кемнәрнеңдер “Конгресс Сабантуй белән генә шөгыльләнә” диюе шушы эшчәнлек белән таныш булмавыннан. Кайвакыт шаккатам: матбугат язып тора, телевидениедә хәбәр ителә. Игътибарлары юк, күрәсең. “Менә бит нинди юнәлешләрдә эшлиләр икән, менә бит нинди ачылмаган мөмкинлекләребез бар, балаларны тәрбияләүнең нинди ысуллары бар икән” дип шул хәбәрләрне эләктереп алырга була бит. Болар барысы да безгә иң кирәк әйберләр.

“Ак калфак”ның тәрбия баскычлары юкка гына булдырылмады. “Күпме эшләр эшләсәк тә, туган тел мәсьәләсе аксый” дигән фикер безне дә борчый. Милли тәрбия бишектән башлана, бишек җырларын туплап таратырга кирәклеген хуплап, хатын-кызлар хәрәкәтен оештырдык. Бу вазифаны аларга йөкләдек. Чөнки хатын-кыздан башка моны беркем дә җиренә җиткереп башкара алмый.

Районнар, авыллар хәзер “Ак калфак”ның тәрбия баскычларына ябышып яталар. Алар үзләре бу чараны үткәрүне сорый. Бу юнәлештә өч ел эшлибез, чарабыз халык арасында таныла.

Куйган хезмәтебез киләчәктә җимешен бирәчәк, әлбәттә. Демография, яшьләр, хатын-кызлар, тәрбия мәсьәләләрен, авылларның картаюы һәм гаиләдә татарча сөйләшмәү проблемаларын приказ биреп кенә хәл итеп булмый. Бу иң авырткан җиребез, анысы да хатын-кызлардан башка хәл ителмәячәк.

“Александр Шадриков "Тяжело с татарским" антипремиясенә ризасызлык белдермәсә, безгә бик ошап бетмәс иде”

– Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков "Тяжело с татарским" антипремиясе бирелүгә ризасызлыгын белдерде. Сез бу антипремияне яхшы әйбер дип саныйсызмы?

– Бик әйбәт. Адәм баласы бу мәсьәләгә игътибар итеп, ризасызлык белдергән икән, димәк ул уйлана. Әгәр дә ул хуплап алса, бик ошап бетмәс идем. Ризасыз булгач, ул барыбер нәрсәнедер үзгәртәчәк.

“Чит төбәкләрдә татар атрибутикасын тарату дәүләт эше түгел”

– Бу шәхси сораудыр, бәлки. Шундый күренешкә тап булган идек: Красноярскиның татар җәмәгатьчелеге татарча открыткалар кирәклеген һәм аларны ала алмауларын әйткән иде. Үзләрендә басылмый. Алар ниндидер кечкенә генә сорауны да хәл итә алмыйлар.Бу киң таралган проблемамы?

– Рәмис, бүгенге заманда бу дәүләт мәсьәләсе түгел, бизнесныкы. Моны дәүләт җайга сала алмый. Шушы әйберләрне эләктереп алып, бизнеска кереп җибәрә торган кешеләр табылырга тиеш. Әлбәттә, ихтыяҗларын канәгатьләндерергә кирәк. Аның өчен аерым министрлыклар бар, шуларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Матбугатның да сыйфаты үзгәрә. Тиражлар төшү шул үзгәрү белән бәйле. Шул сәбәпле күбесе электрон вариантка күчте, анысы да үзенә күрә бер тарихи күренеш.

– Башка төбәк татарларының үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүне Конгресстан көтүләре дөресме?

– Юк. Конгресс андый вазифа башкармый. Без хәтта Сабантуйларны үз өстебездән төшердек дияргә була, идеология һәм координация өлешләре өчен генә җаваплы. Ул башкарма хакимият, мәдәният министрлыгы карамагында. Конгрессның төп вазифасы – бөтен мәсьәләләрне дә үзе хәл итү түгел, ә төрле хакимият органнарына, оешмаларга җиткерү. “Татармультфильм” оешмалары да коммерция формасында барлыкка килгән. Без аларга фикерләребезне җиткерәбез. Ә аңардан ни рәвешле коммерция ясаячаклар – бу аларның эшләре. Мөрәҗәгатьләрне бервакытта да үзебездә тоткарлап калдырганыбыз юк, министрлыкларга да җибәрәбез. Андый-мондый канәгатьләндерелек сораулар күрсәк, без махсус хат белән үтенечләрне билгеле бер министрлыкка юллыйбыз.

"Интернетны авыл эшмәкәрләренең хезмәтендә куллану идеясен алга сөрәбез"

– Ә эшмәкәрләр форумнарының файдасы бар дип уйлыйсызмы? Башка формада эшләү, мәсәлән, уртак проект ясау кирәкмиме?

– Авыл эшмәкәрләре форумы ел да март аенда уза. II Пермь төбәге авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашкан идем. Пермь төбәгеннән, татар авылларыннан проблемалар, перспективалар турында сөйләшергә йөзгә якын эшмәкәр җыелды. Хакимият һәрьяклап ярдәм итә. Бу – без җибәргән дулкыннарның нәтиҗәсе, биредә шул дулкында яшиләр. Һәр төбәктә шулай булуын теләр идек. Ел саен Казанда меңгә якын эшмәкәр җыябыз, ләкин ул гына җитми, бу – диңгездәге тамчы гына.

Эшмәкәрлекне торгызмыйча, авылларның киләчәген булдыру мөмкин түгел. Шәхси омтылыш булса, ягъни һәркем үзе “авылны ничек яшәтергә, нәрсә эшләп мин гаиләмне туендыра алам, авылыбызның икътисадын үстерүгә нинди өлеш кертә алам” дип уйлый икән, авыллар да, милләтебез дә яшәячәк. Әгәр берәмтекләп “мин булдыра алмыйм” дип бетәләр икән, без аларга шул форумнар ярдәмендә этәргеч бирәбез.

Форумнарда чыгыш ясарга төрле матур, уңышлы, кыю фикерле кешеләрне сайлыйбыз. Бүгенге заманда тагын нәрсәләр эшләп булуы хакында сөйләшәбез. Форум 7 ел уза, елдан-ел бик күп әйберләр үзгәреп тора. Продукция җитештергәндә нинди авырлыклар һәм нинди ярдәм, кредитлар бар – бөтенесе турында сөйләшә идек.

Ә хәзерге төп мәсьәлә – җитештергән продукцияне сату. Узганнарында бу хакта сөйләшүләр булмаган иде. Берсе җитештергән продукциясен интернетта сатуны оештырган. Без ул кешене эләктереп алып, сәхнәгә чыгарып бастырдык. Гаилә башлыгы да, хатыны да эшлиләр, япь-яшь егет белән кыз. Хатыны – Казанныкы, биредә укыган. Авылга кайтып, ире белән икәүләшеп район җирендә хәзер продукция җитештереп яталар. Бу кыз бик чая, интернетны шәп куллана.

Президент шушы чыгышны тыңлаганнан соң, чит илләрдәге тәҗрибәләрне истә тотып, шулардан чыгып, форумга җыелган халыкка шактый җитди итеп: “Өйрәнегез, тагын 10-15 елдан соң бөтенегезгә дә шулай эшләргә туры киләчәк. Киләчәктә Интернетсыз сату булмаячак. Сез интегеп агропромпаркка кадәр барганчы, кемдер 100 километр аралыкта гына үз продукциясен сатачак. Урнаштыру урынын интернеттан таба да, я үзе илтеп бирә, я аңардан килеп алалар. Интернет аркылы сату төп алым булачак”, – дип әйтте.

Интернетта сату үсә, киңәя, тирәнәя һәм аның төрле яклары ачыла бара. Без аны авыл эшмәкәрләренең хезмәтендә дә куллану идеясен алга сөрәбез.

"Интернетка күп вакыт сарыф итсәң, башкасы белән шөгыльләнергә вакыт калмый"

– Интернет турында сүз чыккач, сорый инде. Менә Сезнең эш өстәлендә компьютер юк. Үзегез Интернет белән дусмы соң Сез?

– Дус, әлбәттә. Гадәттә айпадта һәм телефонда эшлим. Компьютерда күп утыра алмый, урынбасарларым, сәркатипләрем эшли. Мин аларга таянам. Интернетка күп вакыт сарыф итсәң, башкасы белән шөгыльләнергә вакыт калмаячак. Ә үзеңә кирәк әйберне табып өйрәнү – ул замана таләбе.

“Татар телен рәхәтлектән югалта”

– Чит төбәкләрдән татар җанлы, ләкин татарча сөйләшә белми торган яшьләр күп килә. Себердә татар теле югалып бетеп бара дип әйтсәк тә була. Сез татар халкының, теленең киләчәген ничек күрәсез? Руслашып бетеп бару түгелме бу?

– Юк, һәр чорда да булган күренеш. Бүгенге заманда күбрәк, ләкин Тукай да “Безнең милләт үлгән үкме, әллә йоклаган гынамы?” дип сорау биргән бит. Әгәр күңелен төшерә торган күренешләр булмаса, ул андый сорау язмас иде. Минем бүген дә андый уйга биреләсем килми. Халыкның уена ниндидер югалту хисе керсә (әле кермәгән), халык узган заманнар белән рухланып, тарихыбызны зурлап, бүгенге көн уңышларына сөенеп яшиячәк. Мин шулай дип саныйм. Ә катнаш гаиләләр һәр чорда да булган.

Татарның бик авыр заманнары да булган, хәтерли торгансыңдыр. Чорлар бит төрле. Ул заманнарга караганда, әле без рәхәтлектән югалырга тиеш түгел. Без хәзер рәхәтлектән югалтуны күрсәтәбез. Рәхәтлектән! Ә теге вакытта кискән, сугылган сәбәпле югалтуны күрсәткән татар. Болар икесе ике әйбер. Бу заман миңа калса, үзгәрәчәк. Бер халык та үзенең юкка чыгуын тыныч кына күзәтеп тормаячак. Өметем зур. Безнең татар халкы да әле аңлап җиткермәде үзенең нинди хәлдә калачагын, әлегә ниндидер күзәтү хәлендә. Ә инде дөньяның кайда таба борылганын аңлап алса, ул үзгәрәчәк.

Һәркемнең үзеннән тора тора торган әйберләр бар, тел мәсьәләсе ул, туган тел мәсьәләсе ул һәркемнең үзеннән тора. Әлбәттә, җәмгыятьнең институтлары зур роль уйный, ләкин абсолют роль уйный дип әйтергә кирәкми. Өйдә, төп институтларда сакланса, тел халыкта сакланачак. Бу - гаилә, балалар бакчасы, мәктәп. Өч институт, шул төп институтларда саклана икән тел, ул сакланачак.

"Матбугатның сенсация артыннан кууы ошамый"

– Ринат Зиннурович, Сез татар матбугатын күзәтәсезме? Анда нинди үзгәрешләр күрәсегез килә, нәрсә җитеп бетми дип саныйсыз?

– Гомумән, татар матбугатының саллылыгы мине канәгатьләндерә. Ошамаган якларына килкәндә, беренчедән, сенсация артыннан куу. Бу - замана чире. Төрле шаукымнарга бирелеп, шуңа иярү, “никадәр катырак язсаң, шулкадәр үтемлерәк була, күпкә кызыксынып укыйлар” дигән фикер ялгыш була. Һәр күренешнең тискәре якларын күреп алу, шуны ачып салу – ул егетлек түгел инде. Адәм баласына тормышның матур якларын күбрәк сөйләргә кирәк. Булган проблемаларны яшерү турында әйтмим, аларны матур тел белән дә аңлатып була, гел сенсация ясарга кирәкми.

Икенчедән, тирән фикерләү җитми. Фикерләргә мәҗбүр итә торган язма күрмәсәм, аны укыйсым да килми. Халыкның фикерләве бик тирән, ә журналистныкы – төрлечә. Шуның өчен халыкның фикерләү рәвешеннән әллә ни ерак китәргә ярамый. Төрле тема күтәргәндә, “бу мәсьәлә турында халык нәрсә уйлый икән” дигән сорауны алдан куярга кирәк. Күзгә күренә торган гына түгел, тирәндәрәк яткан әйберләргә мөрәҗәгать итү мөһим. Тасвирлап кына бирүдән арынып, укучыны образлы фикерләргә мәҗбүр итү булса, халык чыгышны да тыңлый, язманы да укый. Күргән әйберне генә язып бирү адәм баласын битараф калдырачак. Шуның өчен журналистлар шул юнәлештә нәтиҗәлерәк эшләсә, матбугатны йотылып укырга мөмкин булачак.

“Читтә яшәүче татар укучысы белән элемтә өзелмәде”

– Безгә Башкортстан язучылары килгән иде. Чит төбәкләрдәге татар авылларына китаплар килеп җитми, дип әйтәләр. Ничек уйлыйсыз, татар язучыларының әсәрләре халыкка барып ирешәме? Язучы белән чит төбәктә яшәүче укучы арасында элемтә өзелде кебек.

– Юк, элемтә өзелмәде. Татарстан китап нәшрияты һәр елны китапларыннан өлеш чыгара, без таратабыз. Китапханәләр, авыллар, мәктәпләр сорый. Әлбәттә, китап, бигрәк тә дәреслекләр җитмәгән җирләрдә безгә тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Хәзер ничек булыр? Министрлар алышынып тора, мәгариф министрлыгында җитәкче алышынды. Энгель Фәттахов эшләгән дәвердә дәреслекләр күп күләмдә төрле җирләргә иреште. Ләкин, күпме генә бирсәк тә, бер Татарстан гына бөтен татар дөньясын канәгатьләндереп бетерә алмый. Бик зур бит халкыбыз: меңләгән, йөз меңләгән генә түгел, миллионлаган кеше. Рәсәйнең үзендә генә 5 миллион ярым татар яши.

– Төркия татарлары латин хәрефләре белән язылган татар әлифбасын сорый.

– Аны эшләп бастырган кеше юк әле. Әз-мәз генә, берәмтекләп, бөртекләп кенә эшләнелде. Ләкин алар үзләре дә кул кушырып утырырга тиеш түгелләр. Үзләренең шрифтына күчереп бастыруның бер авырлыгы да юк. Теләгән кешеләргә андый мөмкинлекләр булдырылган. Төрек теленнән татарчага тәрҗемә итеп бастыралар. Төрекләр дә кайбер татар китапларын тәрҗемә итте. Мисал өчен, Аяз Гыйләҗевнең романы төрек илендә ике ел элек дөнья күрде. Үзләре бу мәсьәләдә активрак булсалар, латин хәрефләре белән язылган татар әлифбасы гамәлдә булдырылыр.

“Җеннәр турында романнарны өнәп бетермим”

– Кайсы язучыларның китапларын укыйсыз? Хәзерге язучыларныкын укыйсызмы, кемнәрнекен яратасыз?

– Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулланың иҗатын карап барам. Барлык чыккан әсәр белән танышырга тырышам. Әйткәнемчә, тирән фикерле язмаларны яратам. Публицистик жанрга өстенлек бирәм. Җеннәр турында, хатын-кыз романнарын бик өнәп бетермим, чөнки сүзе күп, фикере юк. Кимсетеп әйтүем түгел, мин андый әйберләрне укымыйм дип уйлама. Бөтенесен дип әйтмим, төп шагыйрьләрне, язучыларны карап барам. Кайтып-кайтып укый торган классик әсәрләр бар. Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗевларны укыр өчен күп вакыт кирәкми, тиз укыла, бер кичтә бер китапны карап чыгарга була. Тирән фикерле әсәрләрне яңарту күңелгә рәхәтлек бирә.

– Шундый фикер әйтүчеләр бар: хәзерге вакытта кешедән нинди роман укыганын сорасаң, бөтенесе 70-80 нче елларда язылган әсәрләрне атый, хәзерге заман романнарын әйтергә кыенсыналар, диләр. Бу - Илшат Сәетов әйткән фикер, аны хуплаучылар да, аңа каршы төшүчеләр дә булды. Сез килешәсезме?

– Юк, моның белән килешмим.

– Нинди романнарны укыганыгыз бар дип сорасаң, кеше Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники дип әйтә башлый. Сез дә шуларны әйтәсез. Хәзерге заман романнарын атамыйлар.

– Мин уңайсызланам. Әгәр белгеч, тәнкыйтьче, филолог булсам, атар идем. Мин инженер-химик, шуңа күрә фикеремне әйтеп, кешене үпкәләтермен дип уйлыйм. Һәркем үзен әйбәт язучы дип саный бит. Әйбәт дип санамаса, язмас иде. Ләкин Сез әйткән әйберләр юк түгел, бар. Һәр әдәбиятның күтәрелеш чоры була. Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахуновлар белән аралашып яшәгән кеше мин. Алар барысы да бик кызыклы шәхесләр иде. Аяз абый үзе генә ни тора. Әдәбиятны аерым чорларга бүлеп түгел, тулаем карарга кирәк. Бүгенге язучыларның бөтенесенең дә әсәрләрен карап барам. Кулга эләккәнен карамыйча калып булмый.

“Татарның кем икәнен белергә Казанга киләләр”

– Казан шәһәр филармониясе нинди максаттан оештырылды һәм максатына ирешә алды дип саныйсызмы?

– Казан филармониясе шәһәр халкында милли үзаң тәрбияләү максатында оештырылды. Ул “Казан” милли-мәдәни үзәге каршында эшли һәм тулысынча үзен аклады. Биредә Казан меңьеллыгы музеен ачу да халкыбызның ерак гасырлардан килгән тарихын туплаган, чагылдырган музей булдыру хыялына таянып эшләнде. Казан тарихын губерна тарихы буларак кына түгел, ә милләт тарихы буларак күрсәтү максатыннан оешты ул.

Музей комплексы төрле милләт кешеләре тарафыннан бик югары бәяләнә. Алар татарның кем икәнен белергә Казанга килә. Хәтерлим, бер агай Мәскәүдән хат язган иде. “Менә мин Казанга килеп, бер-ике музейда булдым, ләкин татарның кем икәнен, кайдан килгән халык булуын белмичә киттем”, – дигән. Мин аны Казан меңьеллыгы музеена чакырдым. “Сезнең тәкъдим буенча музейга килдем, хәзер татар халкының кем икәнен беләм”, – дип яңадан хат язды ул.

Казан шәһәр филармониясенең төп бурычы – төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең гореф-гадәтләрен, мәдәни мирасын саклау һәм таныту. Филармония артистларның да, коллективларның да йөзгә кызыллык китергәне юк. “Казан” бию ансамбле, “Казан нуры” оркестры һәм башкалар – барысы да югары дәрәҗәдәге сәнгать белән шөгыльләнәләр.

Аларны төрле җирләргә чакыралар. Казанның үзенең өч дистәгә якын клублары, сарайлары бар. Бик күп чаралар уза. Коллектив бу чараларның барысында да катнаша. Казанныкы булгач, гаризаны җибәреп торалар. Аларны Үзбәкстанда, Казахстанда, Ерак Көнчыгышта да көтәләр. Үзбәкстанга ун ел буена бер коллектив та бармаган. Күп җиргә бүгенге көндә дә барып җитеп булмый. Сабантуйга җибәрәбез, ә гастрольләргә беркем дә бармый. Татарлар күп яшәгән җирләр шактый бит.

Филармония, иҗат коллективлары, музейлар булмаса, халык тулы канлы тормыш белән яши алмаячак. Тарихны да киң җәмәгатьчелеккә радио, телевизордан сөйләргә, халыкка җиткерә торган барлык чараларны да кулланырга кирәк. Шунсыз халыкта милли үзаң тәрбияләп булмый.

Бөтен эшне галимнәр, тарихчылар, укытучыларга гына йөкләп булмый. Кемдер Сабантуйга бара, кемдер – театрга, музейга йөри. Кеше төрле бит. Бу өлкәдә барлык структуралар берләшеп эшләргә тиеш: музей да, радио-телевидение дә сөйләсен, мәктәбендә дә укытылсын, мәчетендә дин белән бәйләп аңлатылсын...

“700 җырчының 100е генә булса да югары дәрәҗәдә җырласа, бу - табигый хәл”

– Сәнгать турында сүз чыккач, эстрада хакында фикерегезне дә беләсе иде. Бүгенге эстрада Сезгә ошыймы?

– Ошаган яклары да, ошамаган яклары да бар. Анысы табигый хәл. Ачыктан-ачык халтура булганнары да бар. Юморның нәрсә икәнен аңламаучылар җитәрлек. Югыйсә, юморның үрнәкләре дә бар инде. Татарда юмор юк, дип әйтеп булмый, безнең юмор өлкәсендә язучы бик шәп әдипләребез, шагыйрьләребез дә бар. Менә “Мунча ташы” – ул татарның чын юморы, егетләр бик нык эшлиләр, афәрин. Алар белән янәшәдәгеләрен юморист буларак кабул итеп булмый. Шуңа күрә кәефне төшерә торган әйберләр җитәрлек. Сәнгатьтә үзгәреш, үсеш булырга тиеш.

Классик, фольклор, эстрада җырчылары – һәрберсенең үз урыны бар, барысы да кирәк, барысы да мөһим. Ләкин бөтенесен бер форматка салып, “болар җырчы түгел, эстрада үсми” дип сөйли башлыйлар. Ул күпкырлы булса гына үсә торгандыр: бер бөек шагыйрь булсын өчен, янында йөзләгән уртакул шагыйрьләр дә булырга тиеш – тормышның мантыйгы шундый. Әлбәттә, бүген бөтенесе дә югары, зур дәрәҗәдә була алмый, мин бу әйберләргә тыныч карыйм. Иң мөһиме – арада халкыбызны зурлый торган, милләтебезнең затлы булуын күрсәтә торган югарылыклар булырга тиеш. Шул әйберләр, Аллаһка шөкер, бездә бар. Бөтенесен бергә хурлап та, мактап та булмый. Классик сәнгатьнең үзенең үсеш юлы бар, классикадан читләшергә ярамый.

Шәһәр мәдәнияте дә милләтнең зурлыгын билгели: операсы да, балеты да, симфонияләр дә кирәк. Ләкин шуның белән бергә “боларга күчтек тә, укымышлы, затлы, югары милләт булдык та, фольклоры кирәкми” дип әйтергә ярамый. Фольклор нигезендә халыкның рухы, үткәне, гореф-гадәтләре яши. Шуңа күрә гореф-гадәтләрне популярлаштырып, яңадан халыкка кайтарып бирер өчен иң кулай форма – фольклор сәнгате. Бөтенесен бер калыпка салырга ярамый.

Арада үсешкә ирешкәннәре булса, башкаларына бик игътибар итәргә тырышмыйм. Аларны тыю кирәкмәс: монысы чыгыш ясарга тиеш түгел, туктатырга кирәк, дип әйтеп булмый. 700 җырчы бар диләр. Шуның йөзе генә булса да югары дәрәҗәдә җырласа, бу - табигый хәл. Сәнгать барыбер үсәчәк, заманнан артта калмаячак. Бөтен халыкта да гел югары сәнгать кенә була алмый.

“Чит илләргә барып, рәхәт тормышка омтылуны да мин бик гаепләмәс идем”

– Сез яңа заман мөһаҗирләре турында әйткән идегез. Элек мөһаҗирлек сөргенгә тиң булган, татарлар китәргә мәҗбүр булганнар. Ә хәзер аларны – татар халкының элитасын дип әйтикме инде – Татарстанда барган процессларга, Сезнең эшчәнлеккә кертеп җибәреп буламы? Төркиядә яшәүчеләр үзләре теләк белдерәме?

– Әлбәттә, бу яңа күренеш, хәзерге заман күренеше. Без берсеннән дә ваз кичәргә тиеш түгел. Узган заманнардагы эмиграция – татарның төп билгеләреннән берсе.

Безнең халык гомер-гомергә дөньяга ачык булган, дөньяга таралган, көчләп сөрелгәннәр дә күп булган. Ләкин имамнар, дин галимнәре, дин эшлеклеләре арасында, имам статусы алыр өчен генә дә Бохарага, Каһирәгә, чит илләргә барып укып кайтканнар. Анда бишәр ел яшәп, гыйлем, тәҗрибә туплаганнар. Бу турыда күп уйланам: димәк, татар халкы бөтен булмышы, сиземләве белән үзенә ябылып ята торган түгел, ә дөньяга ачык милләт.

Дистәгә якын дин галимнәребез, Мәрҗани, Барудиның хезмәтләре бөтен ислам дөньясына юкка гына танылмаган. Алар үзләре дә реформаторлар буларак билгеле. Бу дәрәҗәдә танылу яулар өчен чын мәгънәсендә олы шәхес булырга кирәк.

Шуның өчен яңа заман мөһаҗирләренә мин уңай карыйм. Дөнья белән кызыксыну, дөньядагы яхшы әйберләрне өйрәнергә тырышу милләтебезнең геннарында ук бар, күрәсең. Анда барып, рәхәт тормышка өйрәнеп, шунда гына яшәп ятарга тырышучылары да бардыр. Ләкин бик күпләре әти-әни, әби-бабай туфрагына әйләнеп кайта. Үз җирендә үз халкына хезмәт итүчеләр дә бар бит.

Чит илләргә барып, рәхәт тормышка омтылуны да мин бик гаепләмәс идем. Чөнки һәркем бу дөньяда үзенә кызыклы һөнәр сайлап, шуның белән шөгыльләнергә, эшенең әҗере тиешле дәрәҗәдә булуын да тели, әлбәттә. Мин күп тапкырлар күрдем: чит җирләрдә – Америкада, Канадада – үз милләттәше белән гаилә корырга теләүче татарлар күбәйде. Балаларына татарча өйрәтергә тырышалар.

Бер матур гадәт тә барлыкка килде: Президент белән очрашуларга мөһәҗирләр балаларын да алып киләләр, аларның татарча сөйләгәннәрен күрсәтәселәре килә. 2-3 яшьлек сабыйга да берәр куплет шигырь өйрәләр. Президентыбыз да ул яктан бик сизгер кеше. Очрашу вакыты ничек кенә кырыс билгеләнмәсен, оештыручылар “тагын нәрсә уйлап чыгардыгыз инде” дип безгә йодрык күрсәтсәләр дә, Президент аларны тыңлап, рухи халәтен аңларга тырыша. Димәк мөһаҗирләрдә андый омтылыш бар икән, аларны Америка, Канадага барып урнашканнары өчен гаепләргә кирәкми. Киресенчә, милләтебезне зурлыйлар дип әйтергә кирәк.

Американың “Cиликон аланы”ндагы “Uber” ширкәтендә япь-яшь татар егете төп белгечләрнең берсе булып эшли. Гаиләсе дә, баласы да шунда. Шундый милләттәшләребезнең тормышта үз урыннарын табарга һәм шул ук вакытта татар булып калырга тырышулары канәгатьлек хисе тудыручы күңелле хәл.

Үзеңә бикләнеп яшәп кенә дөньяда зур милләт булу мөмкин түгел. Аның өчен халкыбыз төрле масштабларда, төрле сыйфатларда барлык җирләрдә яшәргә тиеш. Мөһаҗирлекнең яңа дулкынын үземчә хуплыйм һәм тарихи бер күренеш дип саныйм.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10