ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Тимур Халитов “Түбән Новгород өлкәсе үсеш корпорациясе” җитәкчесе итеп билгеләнде

2 октябрь 2018, 21:15

Корпорация инвесторларны җәлеп итү, федераль программаларда өстенлекле проектлар белән катнашуны тәэмин итү һәм башка бурычларны гамәлгә ашырачак.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан кешесе Тимур Халитов “Түбән Новгород өлкәсе үсеш корпорациясе” АҖ генераль директоры итеп билгеләнде. Бу хакта NewsNN.ru хәбәр итә.

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин узган ел декабрь аенда җәмәгатьчелек, хөкүмәт органнары һәм предприятие җитәкчеләре белән очрашу вакытында корпорация төзү карары турында  хәбәр итте. Корпорация инвесторлар эзләү һәм җәлеп итү, федераль программаларда өстенлекле проектлар белән катнашуны тәэмин итү һәм башка бурычларны гамәлгә ашырачак.

  • Тимур Халитов тумышы белән Казаннан. 1999 - 2004 елларда “Татэнерго” җәмгыятенең “Энергосбыт” предприятиесендә эшләгән. 2010 - 2017 елларда ул “Иннополис” махсус икътисади зонасында хокук мәсьәләләре буенча генераль директор урынбасары вазифасын башкарган. Шулай ук төрле елларда “Татстрой” ААҖда Директорлар советы әгъзасы булып торган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10