ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Бүген “Мөслимәләр мәктәбе” үзенең яңа сезонын башлый

2 октябрь 2018, 16:08 , Фото: dumrt.ru

Бүген “Мөслимәләр мәктәбе” үзенең яңа сезонын башлый “Мөслимәләр мәктәбе”ндә хатын-кызлар өчен махсус тренинглар, мастер-класслар, төрле өлкә белгечләре белән очрашулар быел сишәмбе көннәрендә узачак.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның Галиев мәчетендә “Мөслимәләр мәктәбе” үзенең яңа сезонын ача. Әлеге проектны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге гамәлгә ашыра. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мөслимәләр мәктәбе”ндә хатын-кызлар өчен махсус тренинглар, мастер-класслар, төрле өлкә белгечләре белән очрашулар быел сишәмбе көннәрендә айга ике тапкыр узачак. 

  • “Мөслимәләр мәктәбе” проекты 2016 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Проект кысаларында ир-ат һәм хатын-кыз мәсьәләләре, җәмгыятьтә хатын-кызның урыны, исламда гаилә мөнәсәбәтләре һәм башка темаларга белгечләр чыгыш ясый.

Шулай ук очрашуларда рухи һәм дини мәсьәләләрдән тыш, дөньяви сораулар да күтәрелә. Мисал өчен, финанс мәсьәләләре, җәмгыятьтә хатын-кызның хокукы һәм хаклары турында фикер алышулар була.

  •   Бүгенге очрашу Габдулла Тукай урамы, 40 нчы йортта 17.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10