ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Зәйдә киләсе елда агросәнәгать паркы проекты гамәлгә ашырылачак

2 октябрь 2018, 14:05 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Зәйдә киләсе елда агросәнәгать паркы проекты гамәлгә ашырылачак Икътисад министры урынбасары Дәүләт Советының комитет утырышында нефть эшкәртү, җитештерү өлкәсе, авыл хуҗалыгы һ.б өлкәләр үсеше турында сөйләде.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Зәйдә киләсе елда агросәнәгать паркы проекты гамәлгә ашырылачак. Бүген бу хакта Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Ул, нефть эшкәртү, җитештерү өлкәсе, авыл хуҗалыгы һ.б өлкәләр үсешен фаразлап, саннар атады.

  • Олег Пелевин “Татарстан Республикасының 2019 елга һәм 2020, 2021 елгы план чорына бюджеты” №499-5 закон проекты турындагы доклад белән чыгыш ясады.

“2019-2021 елларда 12 муниципаль районда сөт комплекслары һәм киләсе елда Зәйдә – агросәнәгать паркы эшли башлар, дип көтелә. Аларның проектлары гамәлгә ашырыла”, - диде Олег Пелевин.

Икътисад министры урынбасары нефть эшкәртү үсеше турында да әйтте. “2018 ел нәтиҗәләре буенча, сәнәгать үсеш темплары – 101,3 %, авыл хуҗалыгы үсеш темплары – 100,1 %, төзелеш – 98,6 %, данәләп сәүдә итү – 105,7 %. Нефть эшкәртү буенча яңа таләпләр кертелү сәбәпле, 2019 елда нефть эшкәртү күләме Татарстанда 14 млн тоннага кадәр үсеш алыр дип фаразлана”, - диде Олег Пелевин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10