ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Зәйдә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узачак

2 октябрь 2018, 11:10

Турнирда 250гә якын спортчы катнашырга тиеш.

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Зәйнең спорт-сәламәтләндерү комплексында 4-7 октябрь көннәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар ирләр һәм хатын-кызлар арасында аерым уздырылычак. Аларда барлыгы 250гә якын спортчы катнашыр дип көтелә.

Ирекле стильдә беренчел, ярымфинал һәм финал очрашулары 5 октябрьдә булачак. Икенче көнне классик стильдәге очрашулар узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10