ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда экс-полицейскиның ишегенә граната элеп куйган ирне хөкем иттеләр

2 октябрь 2018, 11:46 , Фото: Эльвира Мухаметдинова

Чаллыда экс-полицейскиның ишегенә граната элеп куйган ирне хөкем иттеләр Фатиры миналанган 27 яшьлек хатынны һәм аның дүрт яшьлек кызын янгын сүндерү баскычы ярдәмендә эвакуацияләгәннәр.

(Яр Чаллы, 2 октябрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда элеккеге полиция хезмәткәренең ишегенә граната элеп куйган ирне хөкем иттеләр. Алдагы алты елын ир-ат каты режимдагы колониядә уздырачак.

  • 22 февральдә Чаллының 7нче йортының бер подъездында яшәүче, күрше фатирның ишегендә гранатага охшаган предмет эленеп торуын күргән. Урынга Татарстан Эчке эшләр министрлыгы саперлары һәм шәһәрнең башка хезмәтләре килгән. Йорттан 40 кешене эвакуацияләгәннәр. Фатиры миналанган 27 яшьлек хатынны һәм аның дүрт яшьлек кызын тәрәзә аркылы янгын сүндерү баскычы белән чыгарганнар.

Саперлар ишеккә эленгән җайланманы алып, аны ТР Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәгенә экспертизага җибәргәннәр. Икенче көнне җинаять кылуда шикләнелеп, ЗЯБ бистәендә яшәүче 29 яшьлек ир кулга алына. Тикшерү версиясе буенча, ир шул рәвешле бурыч турында кисәткән. Җинаять эшендә 190 мең сум акча телгә алына. Ир бу акчаны банк операцияләрендә куллану өчен хатынга тапшырган булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10