ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә яшәүче ханымны тун сатучы алдаган

2 октябрь 2018, 03:00

Хәзерге вакытта җинаятьчене ачыклау эшләре алып барыла.

(Әлмәт, 2 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 27 cентябрь көнне полиция хезмәтенә алданган 27 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, дип яза җирле басма.

Социаль челтәрләрнең берсендә ул тун сатылу турындагы игъланга тап була. Телефон аша гына килешеп, ул тун “хуҗасы” хисабына 93712 cум акча күчерә. Акча күчерелгәннән соң тун сатучы элемтәгә чыкмый башлый. Хәзерге вакытта җинаятьчене ачыклау эшләре алып барыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10