ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чирмешәндә Мөшбикә мәчетендә беренче никах укылган

2 октябрь 2018, 02:00 , Фото: Кадрия Гамирова

Чирмешәндә Мөшбикә мәчетендә беренче никах укылган Мөшбикә мәчетендә хаҗилар белән очрашу, хатын-кызлар өчен бала тәрбияләү турында вәгазь-тренинг уздырырга планлаштыралар.

(Чирмешән, 2 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәндә быел ачылган Мөшбикә мәчетендә беренче никах Чирмешән кызы Айгөл Сибгатуллина белән Себер якларында яшәүче Илнар Мирзаяновка укылган, дип яза җирле басма.

-Үзебез Әмирдән булгач, авылдашларыбыз төзеткән бу дин йорты күңелгә якын, авылыбыз мәчете кебек булды. Төзелеш эшләре барганда да анда барып, карап йөрдек. Шуңа кызыбызның никахын шунда укытырга булдык, - ди Айгөлнең әнисе Әнисә. - Рафаэль хәзрәт Сафин никах укыды, кунакларыбыз да мәчетебезне бик ошатып китте.

Мәчет ике тапкыр корбан ашы да уздырган, мәҗлесләрдә 70-80ләп кеше катнашкан. Корбан гаетеннән соң балалар өчен бәйрәм оештырганнар. Ул мәчет янында гына урамда башланып, дин йорты эчендә дәвам иткән. Балалар уен-конкурсларда катнашканнар, дин буенча белемнәрен дә күрсәткәннәр һәм чара ахырында һәрберсе бүләк белән киткән.
-Мәчет ачылган вакытта җомга намазларына 20ләп кеше килсә, хәзер 40ка ук җитә. Биш вакыт намазда да мәчеттә кеше була. Башка намазларда әзрәк тә, өйләгә 10 кеше җыела, - ди мәчет имамы Рафаэль хәзрәт Сафин. - Мәчетебезнең мәзиннәре Наил Гафиев һәм Сәлимҗан Гыймрановлар биш вакыт намазга да азан әйтәләр. 1 октябрьдән мәчетебездә дин укулары башланды, төркемнәр туплана.

Мөшбикә мәчетендә хаҗилар белән очрашу уздырырга планлаштыралар. Ул 7 октябрьдә өйлә намазыннан соң булачак.

-Октябрь аенда хатын-кызлар өчен бала тәрбияләү турында вәгазь-тренинг уздырырга да ниятлибез, - ди Рафаэль хәзрәт.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10