ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда Айрат Хаматов призына бокс буенча XVI Бөтенроссия ярышлары узачак

1 октябрь 2018, 20:38 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Казанда Айрат Хаматов призына бокс буенча XVI Бөтенроссия ярышлары узачак Турнирда Татарстан, Чувашия, Мари Эл, Башкортстан, Киров, Свердловск, Мәскәү, Ульяновск, Самара өлкәләреннән 100ләп спортчы катнашачак.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). 2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр Казанда Татарстанның атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионы Айрат Хаматов призына “А” классында бокс буенча XVI Бөтенроссия ярышлары узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Турнирда Татарстан, Чувашия, Мари Эл, Башкортстан, Киров, Свердловск, Мәскәү, Ульяновск, Самара өлкәләреннән 100ләп спортчы катнашачак.

Ярышлар 4, 5, 6 октябрь көннәрендә уздырыла:  

3 октябрьдә 15.00 сәгатьтә - беренчел бокс ярышы. 18.00 сәгатьтә ярышларның ачылу тантанасы була.
4 октябрьдә 15.00 сәгатьтә - беренчел бокс ярышы.
5 октябрьдә 15. 00 сәгатьтә - ярымфинал ярышлары.
6 октябрьдә 16.00 сәгатьтә - финал көрәшләре.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10