ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Башкортстанның Кандракүл авылында яңа мәчет ачылды

1 октябрь 2018, 16:46 , Фото: cdum.ru

Башкортстанның Кандракүл авылында яңа мәчет ачылды “Зарифулла” мәчете биредәге дини оешманың актив эшчәнлеге һәм авыл халкы ярдәме белән төзелгән.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Туймазы районы Кандракүл авылында яңа мәчет ачылды. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тантанага килгән кунакларны ипи-тоз, милли чәкчәк белән каршы алганнар. ХVIII гасырның беренче яртысында нигез салынган бай тарихлы авылда “Зарифулла” мәчете дини оешманың актив эшчәнлеге һәм авыл халкы ярдәме белән төзелгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Мәчетнең тантаналы ачылышында Шәех-ул-Ислам, Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин, Туймазы һәм Шаран районнары имам-ахуны Рим Шәяхмәтов, Октябрьский шәһәре имам-мөхтәсибе Мәүлезман Сибгатуллин, Кандыр авылы мәчете имам-хатыйбы Гали Мөхәмәдуллин, Туймазы районы Советы сәркәтибе Рөстәм Мөхәммәтдинов, районның Ветераннар советы рәисе Адунис Фәзуллин, Николаевски авыл советы башлыгы Фәнис Хөснетдинов катнашкан. Шулай ук күрше авылдан килгән кунаклар һәм Октябрьский шәһәренең “Нурул Ислам” мәдрәсәсе шәкертләре дә булган.

Баш мөфти Кандракүл авылы халкына Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте әләмен тапшырган.

Сәламләү сүзләреннән соң, Тәлгать Сафа Таҗетдин яңа мәчеттә җәмәгать намазы укыды, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10